Пятница, 26.04.2024, 17:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 23
Тормыш гел шатлыклардан гына тормый. Кызганычка каршы, бәла безне дә урап узмады. Көтмәгәндә кызыбыз, оныгыбыз Ильвина Алмаз кызы Еникеева каты авырып китте: аңа лейкоз диагнозы куелды. Дәвалау курсларын Мәскәүдә үтәргә кирәк иде. Бу хәбәрне ишетү белән беренчеләрдән булып авылдашларыбыз – Яңа Мортаза халкы әхлакый һәм матди ярдәм күрсәтергә ашыкты. Юл чыгымнары һәм дарулар өчен алар тиз көндә 16 мең сумнан да күбрәк акча җыеп бирделәр. Арытабангы дәвалау курслары да бик күп чыгымнар таләп итте. Монда да Иске Калмаш авылы биләмәсенә караган бөтен авыллар халкы да дәррәү килеп, бердәмлек, оешканлык күрсәтеп, акчалата ярдәм итте.
Хезмәт коллективлары: укытучылар, "Карлыгач” һәм "Ромашка” балалар бакчалары, "Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзалары, Иске Калмаш участок дәваханәсе, почта, мәдәният йорты, авыл Советы хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар, нефть кудыру станциясе эшчеләре, белгечләр – һәрберсе дә катнашты. Хәтта ераклардан кайткан якташларыбыз да читтә калмады. Барлыгы 111 мең сумнан артык акча җыелып, кызыбызны дәвалауга сарыф ителде. Олы яшьтәгеләр — Кавказ авылында яшәүче Клара апа Нурисламова, Болгардан Зилә апа Усманова, Иске Калмаштан Фәния апа Гайсина, Динә апа Сакаевалар башлап йөрүчеләрдән булдылар. Иске Калмаш авылы биләмәсе башлыгы Альберт Өлфәт улы Макулов, хатын-кызлар советы рәисе Лүзә Тимашева, почта бүлекчәсе начальнигы Раушания Кашаева, саклык банкы кассиры Зөһрә Макулова ... " Читать дальше "
Просмотров: 587 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.09.2013 | Комментарии (0)

Уңай үзгәрешләр – күз алдында
Хәтерем ялгышмаса, районда авыл Советы авыл биләмәләре башлыкларының төзекләндерүгә багышланган семинар-киңәшмәләре җиде ел элек башланган иде. Шуннан бирле авылларда бу юнәлештә күп уңай үзгәрешләр булды, яшәгән җиребез тагын да матурайды. Санитар чистарту төп игътибар үзәгендә торды, каты көнкүреш калдыклары полигоннары төзелде, иске чүплекләр яңартылды. Беренче елларда үләт базлары торышы да тикшерелде, яңалары булдырылды. Семинарлар вакытында янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре һәрчак көн кадагында торды. Социаль объектларның – мәктәпләрнең, авыл мәдәният йортлары һәм клубларының, балалар бакчаларының кышка әзерлеге, газ казанлыклары то-рышы да игътибардан читтә калмады. Киңәшмәләрдә авыл Советы депутатлары эшчәнлеге, эш кәгазьләрен алып бару, авылларда эшкуарлыкны үстерү, яңа эш урыннарын булдыру, халыктан арткан сөтне җыю һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
Узган атнада Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелгән семинар-киңәшмә турында гәзитнең элекке санында язып чыккан идек инде. Әйтергә кирәк, мондый семинар Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә беренче тапкыр үтте. Очрашуның йомгаклау өлешендә сәфәр барышында күрелгәннәр хакында фикер алышуда көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде һәм аларны хәл итү юллары әйтелде. Шуны исәпкә алып, анда бәян ителгәннәр белән кыскача гәзит укучыларны да таныштырабыз.
Просмотров: 640 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.09.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск