Четверг, 02.05.2024, 06:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Июль » 12 » Район хәбәрләре
09:38
Район хәбәрләре

Район басуларында әйбәт уңыш көтелә. Якшәмбе төнендә булып үткән яңгырдан соң җирләр дымга туенды, үсемлекләр өчен файдасы зур булды.

* * *

Авыл хуҗалыгы идарәлегенең инженерлык hәм агрономлык хезмәте тарафыннан район хуҗалыкларында   уракта катнашачак техниканың эшкә әзерлеген тикшерү бара. Хәзер "Базы”, "Герой”, "Байбулат” хуҗалыкларында ашлык комбайннарының техник торышы каралды да инде. Аларда техниканың уракка әзерлеге яхшы бәhа алды.

* * *

Алдагы атнада "Байбулат” җәмгыятендә игеннәрне урып-җыюга әзерлек мәсьәләләренә багышлап район семинары үткәрү планлаштырыла.

* * *

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләө дәвам итә. 11 июльгә район буенча балыгы 9716 тонна печән (еллык план үтәлеше 53,3 процент), 60621 тонна сенаж (60,8 процент) хәзерләнде. 161,5 тонна яфраказык, 4,6 тонна төрле үлән, 2,3 тонна кычыткан тупланды. Һәр шартлы малга исәпләгәндә 11,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Мал азыгын иң күп туплаган хуҗалык – "Базы” кооперативы (21,7 ц).

* * *

Бу көнгә район басуларына – пар җирләренә барлыгы 11618 тонна органик ашлама чыгарылды. "Алга” (3 мең тонна), "Герой” (2938 тонна), "Победа” (2480 тонна) хуҗалыклары иң күп тирес чыгаручылар исәбендә.

* * *

Узган атнада талпан тешләгән берничә кеше дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Тагын берничә кешене урамда эт тешләгән.

* * *

Соңгы көннәрдә булып үткән яшен сугулар аркасында кайбер урында электр hәм телефон линияләренә зыян килә. Элемтә узелы хезмәткәрләренә ул аеруча зур мәшәкатьләр өстәгән.

Просмотров: 724 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск