|
|
|
|
Главная » 2011 » Июль » 19
Агымдагы елның 18 июленнән башлап "Игенче” гәзитенә әлеге хаклар белән (306 сум 66 тиен) киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу игълан ителде. Бу түбән хаклар белән язылу вакыты бер ай. Шушы вакытта район гәзитенә язылып калыгыз, дуслар!
Мөхәрририят
Просмотров: 713 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 19.07.2011
|
|
Агымдагы елның 17 июлендә Ишембай шәһәрендә 1996-1998 елгы егетләр һәм кызлар арасында шоссе юлда велосипедта узышу буенча Башкортстан кубогы өчен ярышлар узды. Безнең район данын яшь спортчылар – Чакмагыш гимназиясенннән Таңсылу Бакирова, Дмитрий Кульков, Тимур Кинҗәкәев, Сыерышбаш мәктәбәннән Элина Хаҗиева, Альбина Галиева, Ильяс Закариев һәм Яңа Балтач мәктәбеннән Булат Исламовлар якладылар. Ярышта сигез шәһәр һәм безнең район командалары катнашты. Нәтиҗәдә иң күп очко җыеп Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы җиңүче булды һәм кубок белән бүләкләнде. Икенче һәм өченче урыннарны Уфа һәм Мәләвез шәһәрләре командалары бүлеште. Шәхси беренчелектә Элина Хаҗиева өченче урынга лаек булды. Ул Мактау грамотасы белән һәм акчалата бүләкләнде. Ранис Баянов
Просмотров: 590 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 19.07.2011
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|