Четверг, 02.05.2024, 02:58

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Июль » 25
Табигать юмартлыгы, язгы яңгырларның шифалы йогынтысында быел үсентеләр әйбәт кенә алынып китте, үлән дә матур, куе күтәрелде. Мөмкинлектән файдаланып, күмәк, фермер hәм ярдәмче шәхси хуҗалыкларда мул итеп азык хәстәрләп калырга тырышалар. "Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында әлеге мәсьәлә шулай ук көнүзәктә. 520 гектарда тезмәгә салынган печәнгә тәгаенләнгән күпьеллык үләннең 1050 тоннасы җыеп алынган монда, ягъни план үтәлеше 142 процент тәшкил итә. "Yзәк” машина-технология станциясеннән ярдәмгә килгән техника чапкан, ә башка мәшәкатьләрне күмәк хуҗалыкның үз көчләре башкарган: "МТЗ–80” тракторларына идарә иткән механизаторлар Рәфис Дәүләтшин (454 тонна), Айдар Гәрәев, Зенфир Шакиров (340) ("ППРФ – 1,8” җыйгыч агрегаты көйләнгән аларга) кипкән үләнне төргәкләргә туплаган, аларны Чакмагыштан ярдәмгә килгән шәхси йөк автомашинасы ияләре белән берлектә Рафаэль Галиев, Роберт Әюпов («КамАЗ»да) ташыган, Мәгъдән Хәмәтдинов ("МТЗ – 80”) китерелгән печән төргәкләрен кабул итеп, эскертләргә урнаштырып торган. 
Сенаж 3640 тонна, ягъни планда каралганның 90 проценты базланган. Бу эшне аткаруда ком-байнчылар Зөфәр Арсланов ("КСК–100”, 777 т.), Әгъләм Әхмә ... " Читать дальше "
Просмотров: 691 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.07.2011 | Комментарии (0)

Яшь белгечләр арасында туган якны сайлаучылар да бар

21 июльдә муниципаль район хакимиятендә бюджет нигезендә укып быел республика уку йортларын тәмамлаган унҗиде яшь белгечнең уналтысына дипломнар тапшырылды. Тантанада район җитәкчеләре, яшь белгечләрне кабул иткән хуҗалык җитәкчеләре катнашты.Ак юл, алдагы зур тормыш юлларыгыз һәрвакыт уң, эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез сезгә, яшьләр!

Просмотров: 578 | Добавил: bikmiew | Дата: 25.07.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск