Четверг, 02.05.2024, 12:53

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Июль » 7 » Максатлы юллама белән — уку йортларына
07:29
Максатлы юллама белән — уку йортларына

Башкортстан Республикасы Президентының "Башкортстан Республикасы авыл районнарын югары hәм урта hөнәри белемле белгечләр белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында" 2000 елның 25 маенда кабул ителгән УП-295 санлы Указын, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2003 елның 23 маенда кабул иткән республикадагы югары hәм урта hөнәри белем бирү учреждение-ләренә талипларны максатлы кабул итүне оештыру турындагы карарын үти барып hәм Башкортстан Республикасы Президенты Хакимияте җитәкчесенең 381 санлы күрсәтмәсенә  ярашлы Чакмагыш районы муниципаль районы өчен түбәндәге максатлы урыннар бүленде:Башкорт дәүләт университеты — 1 урын: культурология.

Башкорт дәүләт педагогия уни-верситеты — 1 урын: гамәли матема-тика hәм физика.

Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясе — 2 урын: математика, гамәли информатика.

Башкорт дәүләт аграр университеты — 8 урын: ветеринария, зоотехния, агроинженерия (2 урын), җылылык энергетикасы hәм җылылык техникасы, бакчачылык, төзелеш, урман эше.

Башкорт дәүләт медицина университеты — 4 урын: дәвалау эше (2 урын), педиатрия, фармация.

Уфа дәүләт авиация-техник университеты — 1 урын: гамәли математика.

Уку йортларына максатлы юлламалар буенча керүгә кандидатларның иң яхшыларын, лаеклыларын гына сайлау hәм кадрларны арытабан үзебездә, авылда калдыру максатында районда махсус комиссия төзелде. Анда мәктәпне тәмамлаучыларның гаризалары карала. Максатлы юлламалар беренче чиратта аз тәэмин ителгән hәм күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга бирелә. Талипларны максатлы кабул итү турындагы положениегә ярашлы, бер максатлы урынга юнәлтелүче абитуриентлар кимендә икәү булырга тиеш. Максатлы юлламага ия булучылар арасында аерым конкурс үткәрелә hәм абитуриентлар шуның нәтиҗәләре буенча укырга кабул ителә. Конкурста җиңеп, максатлы урынга кергән талип эш бирүче hәм уку йорты белән өчъяклы килешү төзи, анда якларның йөкләмәләре карала. Яшь белгеч, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, төзелгән килешүгә ярашлы, үз белгечлеге буенча бу эш урынында 3 ел хезмәт салырга бурычлы.

Геннадий Крюков,


Просмотров: 768 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск