25 сентябрьдә район мәдәният йортының конференц-залында "Башкортстан Рес-публикасы агросәнәгать комплексында консультация хезмәте күрсәтүнең хәзерге замангы ысуллары” дигән темага гомум-республика семинар-киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгында консультацияләр бирү үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Андрей Васильевич Дубинин, муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, "Чакмагыш мәгълүмат-консультация бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров "Иглин мәгълүмат-консультация бирү үзә-ге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Мәгъдәнур Фаяз улы Гизамов, Самара өлкәсе мәгълүмат-консультация бирү үзәкләре җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Утырышны Андрей Васильевич Дубинин алып барды. Тәбрикләү сүзе һәм районыбызда агро-сәнәгать комплексы үсеше турындагы мәгълүматлар белән Ригат Нурый улы Хаҗиев чыгыш ясады, бу өлкәдәге югары күрсәткечләргә тукталды. Ирек Мидхәт улы Тангатаров малчылык тармагында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне мәгълүмат-консультация хезмәтләндерүе тәҗрибәсе белән уртак-лашты, белгечләрнең күрсәткән ярдәмнәрен санап чыкты. Шунысын гына әйтү дә җитәр: 2012 елда гына үзәк хезмәткәрләре 8985 консультация үткәргән. Мәгъдәнур Фаяз улы Гизамов Иглин районында бу тармакта алып барылган эш юнәлешен барлады, ирешелгән уңышларга басым ясады. Самарадан кил-гән бер төркем җитәкчеләр, белгечләр кызыксындырган сорауларга тулы җавап алдылар, фикерләр белән уртаклаштылар. Соңыннан семинарда катнашучылар "Базы” һәм Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында булдылар.
|