Суббота, 04.05.2024, 12:51

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 3 » Хезмәтләрен бәһалап
09:04
Хезмәтләрен бәһалап
1 июльдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында бер төркем райондашларны төрле 
дәрәҗәдәге бүләкләү тантанасы булды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов бүләкләрне тапшырыр алдыннан котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
– Бүген без һәр көнне үзенең эш урынында хезмәт бурычларын югары һөнәри осталык белән, сыйфатлы итеп һәм үзвакытында үтәүчеләрне бүләклибез. Бүләккә лаек булучылар арасында икътисадның төрле өлкәләрендә эшләүчеләр, инженерлар, эшчеләр, муниципаль хезмәткәрләр һәм ветераннарның булуына шатмын.
Хөрмәтле бүләкләнүчеләр!
Сез барыгыз да һөнәри уңышка, җәмәгатьчелек ихтирамына ирештегез. Сезнең абруй дистәләрчә ел дәвамында киеренке хезмәт һәм зур казанышлар, талант һәм һөнәри осталык белән яуланган. Сез Чакмагыш районы үсешенә зур өлеш кертәсез һәм киләчәктә дә кертерсез, дип ышанам. Районыбыз һәм республикабыз чәчәк атсын өчен барын да эшлисез. Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт! Үз эшендә иң яхшысы дип табылган һәм районыбызның төрле өлкәләре үсешенә зур шәхсән өлеш кертүче хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырырга рөхсәт итегез, – диде һәм чакырылган кунакларны котлап, һәркайсына бүләкләр тапшырды.
Районның иң зур бүләгенә – Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Мактау грамотасына районыбызның өч хезмәткәре лаек булды:
 Рәшит Гани улы Вахитов – “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы директоры — баш мөхәррире урынбасары. Гомум эш стажы 44 ел, шуның 38 елында район “Игенче” гәзите редакциясендә хезмәт сала. Үз һөнәренә чиксез бирелгән, аны яратып башкаручы тәҗрибәле журналист район тормышын төрле яклап яктырта, еш кына тирән эчтәлекле, актуаль мәкаләләр белән чыгыш ясый, район мәнфәгатьләре турында кайгырта. Коллективта һәм район халкы арасында абруйлы. Матбугат өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре көне уңаеннан бүләкләнде. 
Резида Абури  кызы Гыйльванова – “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының терлекчелек  буенча бухгалтеры. Эш дәверендә үзен җаваплы, максатка омтылучан, инициативалы хезмәткәр, компетентлы, югары квалификацияле бухгалтер итеп күрсәтте. Резида Абури  кызы үзенең белемен, һөнәри осталыгын күтәрү өстендә даими эшли. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Рафинат Әхмәтхан улы Мөхәммәтдинов – Чакмагыш су белән тәэмин итү  муниципаль унитар предприятиесенең 6 разрядлы электригы. Шушы тармакта эшләгән елларда үзен югары квалификацияле белгеч итеп күрсәтте. Аңа зур эш сөючәнлек, югары дәрәҗәдә җаваплылык, активлык һәм киң күңеллелек, дусларча мөнәсәбәттә булу хас. Коллегалары арасында зур абруй казана. Югары һөнәри осталыгы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде. 
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Рәхмәт хаты белән төрле тармакта эшләүче җиде хезмәткәребез бүләкләнде:
Гүзәлия Рәис кызы Бакиева – Чакмагыш районы халыкның мәшгульлек үзәгендә хезмәт салган елларда коллективта үзен җаваплы, эшен төгәл башкаручы хезмәткәр итеп күрсәтте. Киң күңелле, игътибарлы, коллективта хөрмәт казана. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Роберт Әлтәф улы Галиев – Чакмагыштагы 85 санлы һөнәрчелек лицееның хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге буенча инженеры. Шушы хезмәт коллективында 1986 елдан бирле эшли. Эш вакытында үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Принципиаль, үзенә һәм башкаларга таләпчән. Роберт Әлтәф улы мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибә белән даими кызыксына, аларны эштә кулланырга омтыла һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешә. Башлангыч һөнәри белем бирү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Гөлназ Винер кызы Гәрәева – Русия Пенсия фонды Чакмагыш районындагы идарәлегенең пенсияләр билгеләү, яңадан исәпләү, түләү һәм страховкаланган кешеләрнең хокукларын бәһалау бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты. Эш вакытында үзен квалификацияле белгеч итеп күрсәтте. Үз вазифасы бурычларын үтәүгә намус белән карый, яхшы һөнәри сыйфатларга ия. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәрләр  көне уңаеннан бүләкләнде.
Идгар Габдрахман улы Еникеев – сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) Башкортстан Республика җәмәгать оешмасының Чакмагыштагы җәмәгать оешмасы рәисе. Эшләгән елларда ветераннар  хәрәкәте үсешенә шактый өлеш кертте. Аның тормыш тәҗрибәсе, югары һөнәрмәнлеге, эшенә бирелгәнлеге  күп еллар дәвамында район мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Кешеләргә һәрчак ярдәм итәргә әзер торучы Идгар Габдрахман  улы ветераннар һәм пенсионерлар арасында абруй казана. Район хакимияте югары гражданлык позициясе, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм районда ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур шәхси өлеш кертүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерә. Идгар Габдрахман  улы шулай ук Бөтенрусия ветераннар оешмасының  Мактау билгесе  белән дә бүләкләнде. Чын күңелдән котлауларыбызны кабул итегез, Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетләр, гаилә иминлеге телибез!
Дилбәр Мансаф кызы Исхакова – “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы корректоры. Эшләгән елларда үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Дисциплиналы,  вазифа бурычларын төгәл, җаваплылык тоеп башкара. Һөнәри белемен күтәрү өлкәсендә даими шөгыльләнә. Коллегалары арасында хөрмәт казанган. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һөнәри бәйрәм – Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре көне уңаеннан бүләкләнде.
Зөлфия Фәнил кызы Касыймходжаева – Чакмагыштагы 85 санлы һөнәрчелек лицее китапханәчесе. Эшләгән вакытта үзен грамоталы хезмәткәр итеп күрсәтте. Ул үз вазифаларын үтәүгә җаваплы карый. Аңа югары эшкә сәләтлелек, эрудиция, принципиальлек, коммуникабельлелек хас. Теләсә нинди эшкә иҗади карый. Инициативалы, киң күңелле, дисциплиналы. Күпь-еллык намуслы хезмәте, югары һөнәрмәнлеге өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Рита Җиһанур кызы Фәйрузова – пенсионер, 23 елдан артык мәгариф өлкәсендә эшләде, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә күп көч һәм энергия салды. Рита Җиһанур кызы барлык район чараларында актив катнаша. Кешеләргә карата игътибарлы, ярдәмчел. Мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының Мактау грамотасы белән шәхси эшкуар, тегүче Миләүшә Наил кызы Нәбиуллина бүләкләнде. Ул халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә 36 елдан артык эшли. Эшсөяр, җаваплы, үзенең вазифа бурычларын сыйфатлы итеп һәм үзвакытында үти. Зур күләмле эшләрне башкарырга сәләтле. Миләүшә Наил кызы коллегалары арасында абруй казана. Югары һөнәрмәнлеге һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
Эльвира Әхәт кызы Газизова – Чакмагыш үзәк биләмәара китапханә директоры. Эшләгән вакытта үзен оста белгеч һәм җитәкче итеп күрсәтте. Тапшырылган эшне тулы күләмдә һәм билгеләнгән вакытта башкара. Эльвира Әхәт кызы хатын-кызларның район Советы рәисе, татарларның республика советы әгъзасы. Районның мәдәният хезмәткәрләре һәм район халкы арасында абруйлы. Күпьеллык намуслы хезмәте, Башкортстан Республикасында китапханә эшләре үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан бүләкләнә.
Лена Галихан кызы Латыйпова – Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсе филиалы — Рапат авылы модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе. 35 ел эшләү дәверендә үзен инициативалы, сәләтле оештыручы, максатка омтылучан һәм эшсөяр хезмәткәр итеп күрсәтте. Эшкә намуслы каравы, гадел булуы, тәртип яратуы белән аерылып тора. Игътибарлы, кешеләр белән ипле мөнәсәбәттә. Күпьеллык намуслы хезмәте Башкортстан Республикасында китапханә үсешенә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнә.
Хөрмәтле бүләкләнүчеләр!
Бүгенге тантанада катнашучыларның, югары бүләккә лаек булучыларның биографиясе — шәхси уңыш тарихы, әмма бүләкләнүчеләрнең һәркайсын чын-чыннан һөнәр иясе булу, эшкә югары сәләтлелек, үз һөнәренә мәхәббәт берләштерә. Сезнең казанышлар нинди генә эшчәнлектә ирешелмәсен, алар бергә эшләгән иптәшләрегез, яхшы эшләргә, лаеклы яшәргә теләгән һәркемгә юл күрсәтүче ориентир, юнәлеш булып тора. Сезнең хезмәт казанышларыгыз башкаларга, иң мөһиме – яшьләргә үрнәк. Алар сезнең белән янәшәдә фидакарь һәм иҗади хезмәткә дәртләнсеннәр. Сезнең югары һөнәрмәнлегегез һәм бәһалап беткесез тәҗрибә-гез районыбыз алдында торган мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итәчәгенә һәм тынычлыкны саклауга лаеклы өлеш кертәчәгенә, безнең Чакмагыш районын ныклы үсеш алган һәм зур уңышларга ирешкән төбәккә әверелдерергә ярдәм итәчәгенә ышанам.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетләр, иминлек, тынычлык һәм килешү, көр күңел һәм туган район хакына барлык изге башлан-гычларыгызда уңышлар телим!

 

Просмотров: 858 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск