Суббота, 04.05.2024, 09:35

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 23 » Көнүзәк мәсьәләләр
09:56
Көнүзәк мәсьәләләр
Сайлаулар – 2014 

Хәбәрчебезнең сорауларына Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Реканс Ямалиев җавап бирә.


– Реканс Фәнил улы, 14 сентябрьдә үтәчәк Бердәм сайлаулар көненә әзерлек безнең районда ничек бара, шушы мөһим сәяси кампания алдыннан сез җитәкчелек иткән Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан нинди эшләр башкарыла?

– Календарь чаралар планына ярашлы, агымдагы елның июнь аенда Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясенең оештыру утырышы үткәрелгән иде. Аннары бер-бер артлы янә өч утырыш булды. Барысы да әлеге сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланды.
5 июльдәге утырышта Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларда теркәлгән кандидатларның һәм аларның ышанычлы кешеләренең сайлаучылар белән очрашуы өчен вакыт билгеләү турындагы мәсьәлә каралды. Шулай ук участок сайлау комиссиясе әгъзалары булган 12 кешенең төрле сәбәп белән вакытыннан алда әгъзалык вәкаләтлеген туктату турында карарлар кабул иттек. Алар урынына участок сайлау комиссиясе составында резервта торучы янә унике кеше әгъза итеп тәгаенләнде. Исегезгә төшереп үтәм: резервта торучылар да комиссия әгъзасы кебек 5 елга сайлана. 12 июльдә узган утырышта 3258 һәм 3271 санлы участок сайлау комиссияләре рәисләрен тәгаенләү, агитациягә контрольлек итү, шикаятьләрне алдан тикшерү буенча эшче төркемнәр булдыру турында карарлар кабул ителде. Шундый ук эшче төркем 14 санлы бер мандатлы Юмаш сайлау округы буенча муниципаль район Советы депутатын өстәмә сайлаулар үткәргәндә территориаль сайлау комиссиясенә документлар кабул итү һәм аларны тикшерү буенча эшче төркем оештыру мәсьәләсе дә көн тәртибенә чыгарылган иде.
– Үткән шимбәдә узган комиссия утырышына да тукталып үтик әле. Ишетүемчә, анда берничә сәяси партиянең вәкаләтле вәкилләрен, муниципаль район Советына депутатлыкка кандидатларны теркәү мәсьәләсе дә тикшерелгән икән. Димәк, канди-датлар альтернатив, ягъни берничә булачак?
– Әйе, сайлаулар турындагы законга ярашлы, депутатлыкка кандидатлар ике яки аннан да күбрәк булырга тиеш. Комиссиянең соңгы утырышында шушы мәсьәлә тикшерелде. Муниципаль район Советына өстәмә сайлауларда дүрт сәяси партия – “Бердәм Русия”, “Русиянең либераль-демократик партиясе” (ЛДПР), “Русия патриотлары” һәм “Гадел Русия”нең вәкаләтле вәкилләре  муниципаль район Советына депутатлыкка кандидатлар булып теркәлде.
– Алда нинди бурычлар тора?
– Закон таләпләренә ярашлы, 28 июльдә депутатлыкка кандидатларны теркәү тәмамлана. Аңа чаклы калган берничә көн эчендә документлар кабул итәбез һәм теркибез. Теркәү үткәннән соң депутатлыкка кандидатларның документларын 10 көн эчендә җентекләп тикшерәбез. Депутатлыкка кандидат күрсәтелү көненнән башлап үзенең сайлау алды агитациясен башларга хокуклы. Ә инде теркәлү үткәч, бу эшне тулы куәтенә алып барачак. Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларда 10 сәяси партиядән 10 кандидат күрсәтелгән иде. Бүгенге көнгә югары постка дәгъва итүчеләрнең дүртесе  теркәлү документларын Башкортстан Үзәк Сайлау комиссиясенә тапшырган. Тулы картина кандидатларның документлары бар яклап та тикшерелеп беткәч кенә ачыкланачак.
– Быел тавыш биргән көнне, ягъни 14 сентябрьдә, сайлаучы сайлау участогында берәр төрле яңалыкка тап булырмы икән?
– Яңалык булачак. Билгеле булуынча, берничә ел элек үткән сайлауларда сайлау бюллетеньнәрен комплекслы эшкәртү (КОИБ-2010) системасы сыналган иде. Быел ул өч сайлау участогында кулланылачак.
Тагын бер яңалык бар: федераль закон нигезендә барлык сайлау участокларында да (алар бездә 55) үтә күренмәле урналар урнаштырылачак. Шулай ук күчмә урналар да үтә күренмәле итеп эшләнгән.
Әңгәмәдәш – 
Рәшит Вахитов.

 

Просмотров: 731 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск