Четверг, 02.05.2024, 05:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Июль » 11 » Иртәгә — Русия почтасы көне
07:25
Иртәгә — Русия почтасы көне

Эшләрегез hәрчак уң булсын!

Русия почтасының көп гасырлык бай тарихы бар. Дәүләт хезмәтенең бу мөhим төре вакыт үткән саен үсә, камилләшә. Хәзер дә тармак дәүләтнең социаль сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнаша, үзенең лаеклы өлешен кертә. Хат ташучы hәр йортта көтеп алынган кеше.

Чакмагыш почтамты коллективы, данлы хезмәт традицияләрен уңышлы дәвам итеп hәм халыкның ихтирамын яулап, бүген дә үз алдына куелган бурычны җиренә җиткереп үтәү буенча зур күләмле эш башкара. Халыкка почта хезмәтләндерүе төрләре арта, аның башкару сыйфаты яхшыра. Шул рәвешле почта хезмәткәрләре кешеләрнең яшәү сыйфаты күтәрүгә булышлык итә.

Сезне якынлашып килүче hөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим. Киләчәктә дә эшләрегез hәрчак уң булсын. Игелекле хезмәтегез белән кешеләрдә яхшы кәеф тудырыгыз. Yзегезгә дә гел шатлыклы хәбәрләр килеп торсын!

Риф Йосыпов,

муниципаль район хакимияте башлыгы.

 

 

 

Просмотров: 711 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск