Воскресенье, 05.05.2024, 11:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 6 » Илебезнең киләчәге өчен
07:44
Илебезнең киләчәге өчен
4 декабрьдә илебездә алтынчы чакырылыш Русия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау үтте. Бу чара безнең районда да халыкның актив катнашлыгында барды, анда сайлаучылар исемлегенә керүчеләрнең 89,6 проценты катнашты. Бу көнне миңа ике сайлау участогында булып, тавыш бирү барышын күзәтеп, эшләр торышы белән якыннан танышырга туры килде. 3320нче санлы Чакмагыш сайлау участогы – быел район үзәгендә яңа ачылган участокларның берсе. Ул Чакмагыш беренче урта мәктәбендә, якын-тирә урамнарда яшәүчеләргә якын урында урнашкан. Башка сайлау участокларындагы кебек, биредә дә тавыш бирү иртәнге 8 сәгатьтә башланды. Беренчеләрдән булып килүчеләр – Парк урамында яшәүче хезмәт ветераннары Рәисә һәм Зөфәр Зиннәтуллиннар. Шулай ук Ирек Тангатаров үзенең гражданлык бурычын тәүгеләр исәбендә үтәде.  Аннары башкалар да, сайлау комиссиясе утырган өстәлдән тиешле бюллетеньнәрен алганнан соң,   кабина эченә кереп, үзләренә ошаган сәяси партияләр турындагы шакмакка билге (тамга) куеп, аларны сайлау урналарына салды.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 435 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск