Суббота, 04.05.2024, 19:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 1 » Икмәк – яшәү чыганагы
07:42
Икмәк – яшәү чыганагы
Шәхси фикер
Халык академигы Терентий Мальцев: “Кешелек үзенең эшчәнлегендә никадәр генә алга китмәсен, нинди генә ачышлар ясамасын, “Икмәк” һәм “Игенче” төшенчәләре бервакытта да онытылмаячак һәм бервакытта да мәгънәсен югалтмаячак”, — дип әйтеп калдырган. Икмәк — барлык матди байлыкларның нигезе, ул безне рухландыра, безгә көч-кодрәт, куәт өсти. Икмәк — безнең организм өчен иң кирәкле һәм файдалы аксым, ә ул, белүебезчә, тормышыбызның нигезен тәшкил итә.
Социализм чорындагы “Икмәк — барысына да баш”, “Икмәк булса, җыр да була” дигән лозунглар беркайчан да үзенең әһәмиятен югалтмады. Дөрес, соңгы вакытта икмәк турында сөйләшүләр бик ишетелми. Бу бигүк дөрес түгел. Кешелек яшәешенең нигезен тәшкил итүче икмәккә даими игътибар бирелергә тиеш. Изге һөнәр иясе – игенчегә карата хөрмәт йөзеннән матур йолалар үз урынын алсын иде. 
Кешеләрдә икмәккә карата олы ихтирам дөнья яралганнан бирле килә. Икмәкне җир тудыра, шуңа күрә без аны олылап, хөрмәт йөзеннән Җир-ана дип атыйбыз. Борын-борын заманнан ук могҗизалы көчкә ия булган иң кадерле, иң изге булып санала. Чит-як җирләрдәгеләрнең каберенә туган яктан бер уч туфрак илтеп салу һәм, киресенчә, аннан шулкадәрле ук туфракны алып кайтып туган-тумачасы зиратына салу йоласы әлеге көндә дә яшәп килә.
Җир – барлык байлыкларның анасы, бөтен тереклекне туйдыручы. Җир белән икмәк бер-берсеннән аерылгысыз ике төшенчә буларак кеше язмышын билгели. Җиргә карата мөнәсәбәт иң югары дәрәҗәдә, аны эшкәртү агротехникасы төгәл булырга, шулай ук кеше табигать белән бердәм эш итәргә тиеш. Кызганычка каршы, без бу мәсьәләләрдә тиешле дәрәҗәдә эшләмибез, битарафлыкка юл куябыз.  Әлеге язмамның максаты да шул: җир-анага, икмәккә карата шәхси мөнәсәбәтемне белдерү, аны олылау, хөрмәт итү. Бу уңайдан элекке чордагы тәрбияви яктан гамәлгә ашырылган алымнар бик уңай тәэсирле иде.
Авылда туып, шунда үскән малай буларак, икмәк пешерү, икмәк салу кебек хуҗабикәләрнең тынгысыз эшләре минем әле дә күз алдымда. Гадәттә ипине агач ягып җылытылган өй мичендә пешерәләр иде. Шунысы да бар: бу эшне барысы да тиешенчә булдыра алмый. Гаилә алдында торган бу җаваплы эш күп балалылар өчен икеләтә мәшәкатьле. Монда һәр нәрсәне төгәл, үзвакытында башкару, хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган игелекле, мәгънәле, хәтта иҗади эшләве таләп ителә.
Дөрес, хәзер икмәкне өй шартларында мичтә сирәк пешерәләр. Пешерсәләр дә, газ плитәсендә, утын ягу, көл түгү кебек мәшә-катьләр онытылды. Бу эшләрне аткарып чыгу өчен алар күпме физик, рухи, зиһен көчләрен салгандыр – анысын икмәк пешерүчеләр үзләре генә белә. Икмәк пешерү беренче карашка гына гади күренсә дә, ул алай түгел. Академик А.И.Бах ипи салуны дөньяда иң бөек химик җитештерү дип юкка гына әйтмәгәндер. Яңа пешкән икмәк ул, чыннан да, гаиләгә бетмәс-төкәнмәслек ямь, шатлык өсти, күңелләрне күтәрә, яшәргә көч бирә. Ипи исе хәтта урамга тарала. Пешкән икмәк хакында еш кына хуҗабикәләр, “ипекәй уңды яки уңмады, йөзе килмәде, мич сүрәнрәк булды, яки иртәрәк алганмын яисә озаграк тотканмын” дигән сүзләр әйтеп үзара фикер алышалар. Элегрәк табын әзерләгәндә иң уртадагы савытка чүмәкәй итеп салынып икмәк телемнәре куела иде. Гадәттә, ул табынның якты нуры, йортта иң зур байлык булып биек урында торды. Хәзер муллык, өстәлләр затлы ризыклардан сыгылып тора. Әмма аларга өйдә күпереп пешкән тәмле икмәкнең урынын алырга бик ерак, хәтта мөмкин түгел. Чөнки берсе дә икмәкне алыштыра алмый.
Гомумән, яшәештә, һәр өстәлдә ипекәй балкып торса, калганы ничектер үзеннән-үзе булыр, аңа өстәлеп торыр кебек. Ә мин чынлыкта алай түгеллеген яхшы аңлыйм.
Язучы, галим Михаил Алексеевның “Хлеб – имя существительное” дигән китабында шундый сүзләр бар: “Хлеб – имя существительное! Потому как мы существуем, поскольку едим хлеб насущий! Хлеб – имя существительное, а весь  остальной продукт – прилагательное”. Олы яшьтәге кешегә хас булганча, никадәр мәгънәле һәм образлы итеп әйткән ул.
Яшәештә тарих өчен зур булмаган чорга караш ташласаң, чәчләр үрә торырлык вакытлар безнең халык өчен күп булды бит. Сугыш чорындагы фильмнарны гына карасак та, кешеләрнең еллар буена шаккатырлык карточка системасы белән  җан асраганлыкларын күрәбез. Бер кешегә тәүлеклек икмәк нормасы нибары 150 грамм гына булган күп җирдә. Сугыштан соң да халык күп еллар дәвамында икмәкне авыз тутырып ашый алмады. Узган гасырның алтмышынчы елларында да кукуруз, борчак кушымталарыннан 50 килограммнан артык булмаган онны исемлек буенча алуга мин тере шаһит. Хәтта сиксәненче елларда кеше башына икешәр буханкадан артыкны бирмәделәр. Кичке якка икмәк бөтенләй җитми иде. Район үзәгендә бер икмәк комбинаты эшләде, тактадан эшләнгән икмәк кибетендә су буе чират булды. Авыр елларда икмәк яшәү мәгънәсе һәм символы иде. Хәер, тыныч вакытта да ул шулай булып кала.
Икмәк — безгә яшәү көче бирүче продукт, байлык-муллык, иминлек билгесе генә түгел, ул элек-электән үк әхлак, намус һәм вөҗданлылык үлчәве булып торган. Кеше бик мөһим мәсьәләдә кулына башка әйбер алмыйча, фәкать икмәк тотып ант иткән. Бу гадәтне әле дә очратырга мөмкин.
Бәләкәй икмәк кисәген ихтирам итсәң, олы җанлы кеше булырсың, ди халык мәкале. Дәрәҗәле кунакларны икмәк-тоз белән каршы алалар. Бу алар бер-берсенә тиң, хөрмәтләү кимәлендә бер дәрәҗәләр, дигән сүз. Икмәк безнең өчен кешеләрне берләштерү дә. Ни өчен дигәндә, кешеләр аны гомум бәйрәм өстәлендә бүлешә. Икмәк ул — хезмәт бөеклеге символы, ул ел дәвамында крәстияннең авыр табигать шартларында күп көче һәм маңгай тире тамызылып үстерелә. Бер бөртектә бөтен кояшның нуры чагыла. Дөньяның иминлеге дә шушы тылсымлы да, могҗизалы да булган алтыннан да кыйммәтле һәм кадерле башакта.  Дөньяда иң зур хикмәт – кеше үстергән кара икмәк, дип юкка әйтелми. Икмәк ул – рәхим-шәфкатьлелекнең аерылгысыз юлдашы, аның белән иң авыр елларда үзара уртаклашалар, кыенлык килгән чакта бер телем икмәкне бүлешеп ашыйлар.
Элек-электән ата-бабаларыбыз икмәкне күкрәккә  йөрәк турына терәп кискәннәр, әле дә өлкәннәр шулай итәләр. Икмәк – кешенең гражданлык позициясе, культурасы, башкаларның хезмәтен бәяли һәм саклый белү сәләте сынала торган сират күпере.
Икмәк хакында күп сөйләргә һәм язарга мөмкин. Аңа багышлап күп җырлар җырлана, шигырьләр, хикәяләр иҗат ителә. Гомумән, иҗатның кайсы гына өлкәсен алсаң да, икмәккә дан-шөһрәт, мәдхия җырлаучы бик күп әсәрләр иҗат ителгәнен күрәсең. Икмәккә карата, беренче чиратта аны тудыручы Җир-анага, безнең өлкән буын кешеләренең аңа булган мөнәсәбәтен яшь буынга, мәктәп укучыларына, балаларга аңлатырга, кадер-хөрмәт тәрбияләргә тиешбез. Үзәк матбугат битләрендә язылганча, Мәскәү мәктәпләренең берсендә, икмәк хакында сүз чыкканда, күп кенә укучы балалар икмәкне магазинда үсә, дип җавап бирәләр. Дөрес, алар аның кайда үскәнен белмәскә дә мөмкин, әмма өлкәннәргә бу хакта аңлату фарыз. Икмәккә карата сакчыллык булдыру, аны әрәм-шәрәм итмәү, хөрмәтләү хисе тәрбияләү максатында балага яшьтән үк аңлату – безнең, өлкәннәрнең, изге бурычы. Яшьтән үк хезмәтне сөеп үскән бала үскәч тә икмәккә яхшы мөнәсәбәттә булырына нык ышанам.
Безнең ипекәебезнең тәрбияви роле турында тагын шуны әйтергә кирәк. Ул кешегә физик, рухи һәм әхлакый яктан нык йогынты ясый, Тормышны чын мәгънәсендә аңларга булышлык итә, максат һәм хыялларыбызның чынбарлыгын бөтен тирәнлегендә күрсәтә, кешенең рухи байлыгы дәрәҗәсен билгели.
Мәкаләмне йомгаклап шуны җиткерәм: икмәк — чыннан да, яшәү чыганагы, бар нәрсәгә баш. Ул яшәешебездә сәяси әһәмияткә дә ия. Бер-берсенә дус булмасалар да, ил башлыклары халыкларны икмәктән мәхрүм итеп, аларның рухын сындырганнар. Шөкер, әлеге вакытта кибетләребездә икмәк, икмәк ризыклары күп, киләчәктә дә шулай булсын!
Владик Кирәев, 
хезмәт ветераны, Чакмагыш авылы.
Просмотров: 2636 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск