Понедельник, 29.04.2024, 07:04

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 17 » Эшләре ырамлы бара
14:38
Эшләре ырамлы бара
Биредә бертуктаусыз эш кайный. Ферма мөдире Финал Сафуан улы Гыйззәтуллин һәр терлекчегә игътибарлы, ихтирамлы булуы белән аерылып тора.
Коллективта ун савучы, шул исәптән икесе ял иттерүче, сигез терлекче, лаборантка, ике бозау караучы, каравылчы эшли. Һәркем үз эшен җиренә җиткереп, теләк белән башкара, шуңа күрә күрсәткечләр дә яхшы.
Әйтик, ял башыннан барлыгы 7968 центнер сөт җитештерелгән, узган ел белән чагыштырганда 260 центнерга күбрәк дигән сүз. Көндәлек савым ферма буенча 36 центнердан да артып китә, бу – былтыргыга караганда 6 центнерга күбрәк. Һәр сыердан көндәлек савым уртача 18-19 
кг га кадәр, үткән елдагы күрсәткечтән 3 килога артыграк.
Сөтнең сыйфатын лаборантка Гүзәлия Макулова даими тикшереп тора, төгәл исәп-хисап алып бара.
– Сөтнең майлылыгы 3,8-3,9 % ка җитә, бу күрсәткеч уртача район күрсәткеченнән бер дә калышмый. Җитештерелгән продукциянең сыйфатын яхшырту өчен безнең фермага да 5 тонна сыйдырышлы суыткыч корылмасы куелды, – ди ул.
Барлык күрсәткечләр буенча Әнисә Харисова 1 урынга чыккан: ул ел башыннан 1079 центнер сөт савып алуга ирешкән, бу – һәр сыердан уртача 3600 кг дигән сүз. Әлеге көндә һәр сыердан көненә 20-21 кг сөт савып ала. 2 урында Резеда Ярмилова, ел башыннан 1042 центнер сөт савып алган, һәр сыерга 3475 кг сөт туры килә. Көндәлек савым һәр сыерга 17 кг тәшкил итә. 3 урында Гөлнара Балягова – 1037 центнер, сыер башына 3460 кг, шулай ук көндәлек савым 17 кг га җитә.
Башкалар да алдынгылардан бик азга гына калыша. Гөлзифа Акчурина, Айгөл Әмирханова, Рәзифә Макулова, Фина Акчурина  да үз эшләренең осталары булып, эшләрен җиренә җиткереп, намус белән башкаралар. Күп еллар хезмәт салган Рәсимә Вәлиева да мактауга лаек. Фермада савучыларны Айсылу Сухова белән яңа гына эшли башлаган яшь савучы Айсылу Макулова
 ял иттерәләр.
"Сыерның сөте – телендә”, – дигәндәй, бу күрсәткечләр терлекчеләрнең фидакарь хезмәтеннән гыйбарәт. Дамир Макулов, Илдар Ярмилов, Ирнис Акчурин, Илдар Кәримов, Артем Петров, Рәсүл Макуловлар асылда моны яхшы аңлыйлар, шуңа да ал-ял белмичә, тырышлык салып эшлиләр.
Бозау караучылар да быелгы елда шулай ук уңышлы эшләп киләләр, әлеге көндә көндәлек артым 500 граммнан да артып китә.
Үз һөнәрләренең никадәр әһәмиятле икәнен аңлыйлар биредә, шуңа да алын-ган үрчемне саклап үстерүгә күп көч салалар. Икесе дә: Ләйсән Галләмова һәм Рәшит Сайранов бозау карау белән беррәттән башка җаваплы эшне дә башкарып, күп вакытын эштә уздыралар. Ләйсән ясалма орлыкландыру операторы эшен дә башкара, үз төркемендә бер үк вакытта бозаулар да карый, ә Рәшит, ветеринар хезмәткәр буларак, терлекләрнең сә-ламәтлеген кайгырта. Икесе дә өстәмә курсларда укып белемнәрен, осталыкларын даими камилләштереп торалар. Шунысы куанычлы: барлык терлекчеләр дә бүгенге көндә эшләреннән бик канәгать, чын мәгънәсендә риза булып, бердәм, тату эшлиләр.
– Бездә барлык шартлар да булдырылган, җәйләүдә берничә ел элек сөт линияләре корылды, терлекчеләр эшкә транспорт белән йөртелә. Эш көне 7-8 сәгать тәшкил итә, терлекчеләргә өйләрендә эшләргә дә, ял итәргә дә вакыт кала, – ди ферма мөдире Финал Сафуан улы.
Фермада башлыча гаилә подряды белән эшлиләр. Илдар һәм Резеда Ярмиловлар, Рәсүл һәм Рәзифә Макуловлар, Ирнис һәм Миңзифа Акчуриннар, Далмир һәм Рәсимә Вәлиевлар, Ренат һәм Фина Акчуриннар булсынга дип көч сала торганнардан. Бәлки шуңадыр да эшләре ырамлы бара, уңышларыннан үзләре дә бик канәгать.
– Җәйге каникул вакытында укучы балалар да зурлар белән беррәттән тырыш хезмәт са
лып, коллектив уңышына үз өлешләрен кертүгә ирештеләр. Салават һәм Адик Ярмиловлар, Нияз һәм Вадим Акчуриннар әти-әниләренә ярдәмгә кил-деләр, көтүлекләрдә эшләделәр, – дип сүзен дәвам итте ферма мөдире. 
Әлеге көндә моторист вазифасында яшь егет Рәфис Халиков эшли, булдыклылыгы, тырыш-лыгы, уңганлыгы, җитезлеге белән күпләргә үрнәк булырлык, андый яшьләр күбрәк булсын иде, дигән теләктә калалар тер-лекчеләр.
Әйткәндәй, Адик Ярмилов мәктәпне уңышлы тәмамлады һәм Башкорт Дәүләт аграр университетына укырга кергән.
– Хуҗалык идарәсенә, бигрәк тә коопе-ратив рәисе Альберт Фидай улы Мусинга рәхмәт
лебез. Хезмәт хакын ай саен алып торабыз, ул 14-15 мең сумнан да ким булмый. Аның өстәвенә премияләр дә бирелә, льготалы хак белән фураж, иген дә алабыз. Эшебездән дә, җитәкчеләребездән дә бик канәгатьбез, – ди терлекчеләр.
– Хезмәт кешесен җылы сүз белән дә, игътибарлы, ихтирамлы караш белән арбау, алар
ның килеп туган проблемаларын хәл итүдә турыдан-туры ярдәм итү дә – җитәкченең бурычы, – дип саный Финал Са-фуан улы.
Менә шулай бердәм гаилә булып эшлиләр. "Октябрь” авыл хуҗалыгының икенче санлы сөт
челек фермасы терлекчеләре.
                                                       Рәсимә Мөхәммәдиева.
Просмотров: 765 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск