Суббота, 27.04.2024, 22:47

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 26 » Диспансерлаштыру дәвам итә
08:09
Диспансерлаштыру дәвам итә
Гәзитебезнең 97 санында агымдагы елда аерым категория кешеләрне (туган елына карап) диспансерлаштыру баруы хакында язган идек инде. Аерым алганда, 18 һәм аннан югарырак яшьтәге эшләүче һәм эшләмәүче гражданнар, мәгариф учреждениеләрендә көндезге бүлектә укучылар медицина тикшерүе үтә.
Йорт-кураларда сезонлы көзге эшләрдән бушый алмаган-гадырмы яки башка сәбәпләр беләндерме, райондашлар бу мөһим процедураны үтәргә ашыгып бармыйлар. Моны бары тик үз сәламәтлегеңә битарафлык дип кенә аңлатып була торгандыр. Чөнки дәүләт тарафыннан диспансерлаштыруны үзвакытында үткәндә генә, әлеге тикшерү вакытында ачыкланган чирләре булган гражданнарны льготалы дарулар белән тәэмин итү исемлегенә кертү планлаштырыла. 
Агымдагы елда диспансерлаштыруга шушы елларда туган гражданнар җәлеп ителә: 1914, 1917, 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992. Өлкән яшьтәгеләрне район үзәк дәваханәсендә берничә белгеч-табиб төрле  ысуллар кулланып тикшерәчәкләр. Максаты – хроник  авыруларны иртә ачыклау. Билгеле булуынча, мондый чирләр халыкның инвалидка әверелүенең һәм вакытыннан алда үлеменең төп сәбәбе булып тора. Чирлеләр яисә авыруы үсеш алу мөмкинлеге (фактор риска развития) булганнар, шулай ук сәламәт кешеләр өчен аларның саулыгы торышын билгеләү дә мөһим бурыч итеп куела. Авыру һәм сәламәт кешегә профилактика максатында профилактика-аңлату, шулай ук шәхси консультация үткәрү, авыруы ачыкланган гражданнарга диспансер күзәтүе төркемен билгеләү – әлеге медицина тикшерүенең төп максаты шулар.  2013 елда 4450 райондашыбызны  диспансерлаштыру планлаштырыла.
Диспансерлаштыру үтү өчен яшәгән урындагы участок терапевтына сезгә уңайлы теләсә кайсы вакытта мөрә-җәгать итәргә кирәк. Диспансерлаштыру хәзерге заманда халыкның сәламәтлеге торышын даими рәвештә һәр өч ел саен бер мәртәбә тикшереп торуны (постоянный мониторинг) аңлата. Бу чара дәүләт гарантияләре программасы кысаларында бушлай үткәрелә.
                                              Район үзәк дәваханәсенең медицина профилактикасы кабинеты.

Просмотров: 458 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск