Воскресенье, 28.04.2024, 21:20

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 26 » Бердәм булгач, эшләре дә уң бара
08:04
Бердәм булгач, эшләре дә уң бара
Авыл Советы авыл биләмәсе башлыкларының күчмә семинар-киңәшмәсе
Авыл Советы авыл биләмәсе башлыкларының июль аенда башланган төзекләндерү буенча күчмә семинар-киңәшмәләрнең соңгысы узган атнаның җомга көнендә Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде.
Ташкалмаш: юллар яхшыра
Семинар Ташкалмаш авылыннан башланды. Авылга илтүче һәм урам юллары быел комташ түшәлеп күтәртелгән һәм ныгытылган. Мондый юлдан яңгыр яуганнан соң җиңел автомашинада да үтеп була.
Авыл клубы бинасы кышкы шартларда эшләүгә әзерлек хәлендә. Аны ягып җылыту проблемасын да уңай хәл иткәннәр. Семинарда катнашучылар яңа гына урнаштырылган могҗизалы мичне кызыксынып карадылар. Эш шунда: кышын утын ягып җылытылачак. Калын тимер калайдан эшләнгән мичкә озын итеп киселгән агач пүләннәре ыргытыла. Алар озак вакыт янып бинаны җылытып торалар. Мондый яңалыкны кертү нәтиҗәсендә елына йөзләрчә мең сум акча экономияләнәчәк, диделәр.
Яңа Калмаш: халык бәйрәмнәре онытылмый
Авыл мәдәният йортында безне ихлас, җылы итеп каршы алдылар. Ихатадагы өстәлдә самавыр кайнап утыра, учак ягып казан асканнар. Бер урында пешеренәләр, икенчесендә табын әзерлиләр. Ә ихата төрле-төрле чәчкәләргә күмелгән. Хәстәр-лекле кулларның тырышлыгы белән җәйге айларда үстерелгән бу матур чәчкәләр. Хәзер алар кешеләрне шатландырып, нур чәчеп утыралар.
Мәдәният йортының эче дә нурлы, һәркемне үзенә тартып тора. Сокланып карарлык нәрсәләр күп монда. Стеналарда мәдәният тормышын чагылдырган төсле фоторәсемнәр. Бер бүлмәдә татар авыл йортында элек-электән кулланылышта булган төрле-төрле паласлар, ашъяулыклар, шәлләр, башка кул эшләренә күргәзмә оештырылган. Коллектив бердәм, тату. Директор Ринат Бәдамшин, мәсәлән, 40 ел гомерен авылда, районда мәдәниятне үстерүгә багышлады. Әле дә уңышлы эшли, авылдашларының ялын оештыру буенча күп төрле чаралар үткәрә. Тормыш иптәше – китапханәче Нәсимә ханым да авылның мәдәният тормышында кайный, 37 ел гомерен шушы яраткан хезмәтенә багышлаган. Менә бүген дә ул авылның актив үзешчәннәре белән берлектә халык бәйрәмнәренә, милли йолаларга багышлап тематик тамаша оештырды. Һәркайсыбыз өчен якын һәм кадерле булган кече ватаныбыз – изге туган җир, туган авыл һәм аның эшсөяр кешеләре, игенчеләре, гаилә кыйммәтләре, милли традицияләре һәм йолалары турында күңел кылларын тибрәтерлек, уйландырырлык сүзләр табып сөйләде. Бүлмәгә халык җырлары, тальян моңы таралды. Шушы авылда туып үскән шәхси эшкуар Юрис Арслановның изге гамәлләренә дә сокландык. Ул былтыр көз хоккей тартмасы төзүгә иганәчелек ярдәме күрсәткән. Кышкы айларда балалар  монда хоккей уйныйлар, тимераякта шуарга өйрәнәләр.
Иске Ихсан: яшәсен бәрәңге!
Авылга (биредә 102 хуҗалыкта 209 кеше яши) кадәр илтүче һәм урамнарга түшәлгән тигез асфальт юлдан барулары күңелле. Ике якта берсеннән-берсе матур, төзек йорт-куралар артта кала. Урамнар чиста. Зиратлар ныклы койма, тимер челтәр белән әйләндереп алынган. Авылның аргы ягында, Чәрмәсән буендагы урамда мәчет манарасы ерактан күренеп тора.
Авыл клубында тормыш кайный. Клуб мөдире Гүзәл Хәйруллина мәдәният учагына авыл үзешчәннәрен дә чакырган. Җыр-моң сөюче төрле яшьтәге хатын-кызлар белән бергә икенче икмәгебез – бәрәңгене данлап җырлар башкардылар. Гүзәл Фәрит кызы бәрәңгенең барлыкка килү, безнең якларга килеп чыгу тарихы, аңардан әзерләнгән күп төрле ризыклар, медицина өлкәсендәге кулланылышы һәм башкалар турында кызыклы мәгълүматлар, мисаллар сөйләде, хәтта бәрәңгегә багышлап викторина да үткәреп алды. Түргә урнаштырылган өстәлләрдә бәрәңгенең дистәләгән сорты тора, көзге муллык чагылышы булган яшелчәләр күргәзмәсе дә бик ошады.
Иске Бәшир: эшсөярләр төбәгендә 
Сөтчелек фермасында биш ел элек сөтне пакетлау цехы ачылган иде, ул әле дә уңышлы эшли. Без килгәндә продукцияне махсус станок-җайланмада пакетларга тутыралар иде. Биш кешегә яңа эш булдырылган. Көн саен дүрт тонна сөтне савытларга салып һәм суытып район кибетләренә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә озаталар. Аның хакы да очсызрак,  сыйфаты да яхшы.
Иске Бәшир урта мәктәбе алды тулысынча шау чәчкәгә күмелгән. Ихатада  Советлар Союзы Герое Габдрахман Ла-тыйпов һәйкәле тирәсендәге тирә-якка ямь биреп утыручы, аллы-гөлле чәчкәләр дә авылга үзенчәлекле матурлык өсти. Мәктәп янындагы 1,5 гектарлы участокта яшелчәнең төрлесен үстергәннәр. Моннан тыш, авылдагы буш яткан участокларда да яшелчә үстерәләр икән. Үзләрендә җитештерелгән үзләренә җитә. Белем йортының үз умарталыгы да бар, анда алты умарта тоталар. Ә умартачылык буенча үткән дәрестә укучылар 2001 елдан бирле бу эшнең серләрен өйрәнәләр. Алты милләт балалары (барлыгы 110 укучы) бердәм, дус-тату булып укый биредә. Якындагы Иске Ихсан, Яңа Калмаш, Ташкалмаш һәм Яңа Ихсан авылларыннан балаларны көн саен өч автобус йөртә. Мәктәптә төпле белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәктәпнең газ казанлыгы да, бина да кышка әзер. Без булган көнне казанлыкка автоматика урнаштырыла иде.
Мәктәп укучылары тарафыннан әзер-ләнгән "Җирнең дусты бул, кеше!” дигән бик тә эчтәлекле тематик кичә күрсәтелде. Балалар шигырьләр, җырлар, бию аша экологияне, табигатьне саклап калуның мөһимлеген тәгаен саннар һәм мисаллар аша тамашачыга җиткерделәр.
Авыл мәдәният йортында малайларның билбау көрәше буенча күнегүләре барган вакытына тап булдык. Тренер Хәдит Хәсәнов менә берничә ел инде спортның шушы төре буенча түгәрәк алып бара. Укучылар хәзер төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү яулый башлаганнар. Төрле яшьтәге яшь көрәшчеләр келәмдә үзләренең осталыкларын күрсәтеп сокландырдылар. Мәдәният йорты сәхнәсендә кунакларны сәламләп җырлар җырланды, тальян моңы яңгырады.
Ирешелгәннәрне барлап, киләчәккә карап
Иске Бәшир авыл мәдәният йортында семинар-киңәшмәне  йомгаклау үткәрелде. Тәүдә Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәмзия Вәлиева чыгыш ясады. Биләмә авылларында төзекләндерү эшләре, авыл тормышы турында видео-сурәтләр карадык. Соңгы елларда би-ләмәдә бу юнәлештә башкарылганнар күп һәм төрле. Авыл биләмәсендә 7 авыл исәпләнә, аларда барлыгы 1273 кеше яши. Авыллар елдан-ел төзекләнә, матурая. Йорт-куралар заманча материаллардан зәвыклы итеп төзелә. Яңа йортлар салып
 керүче яшь гаиләләр хәтсез. Юллар яхшыра. Хәзер һәр авылда да яңартылган һәм күтәртелгән юллар күбәя. Авылларда 9 зират бар, аларның һәркайсы тимер челтәр белән әйләндереп алынган. Профнастил калае белән әйләндерелгәннәре дә бар. Үләт базлары, чүплекләр тәртиптә тотыла, коймаланган.  Чишмәләр, су колонкалары да төзек. Кешеләр үз ихаталарында чәчкә үстерергә яраталар. Быел да авылларда чәчкә бәйрәмнәре гөрләп үткән. Соңыннан Рәмзия Җәүдәт кызы авылларда төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча башкарылган эшләрдә ел саен "Үзәк” машина технология станциясе җитәкчелегенең, аның Хуҗин исемендәге бүлекчәсенең (җитәкчесе Далмир Вәлиев) зур ярдәм күрсәтүен әйтте. Менә шулай бергәләп кулга-кул 
тотынышып эшләгәч, авыл тормышындагы көнүзәк мәсьәләләр
 дә уңай хәл ителә. Шундый үзара тыгыз хезмәттәшлек, ныклы
 ярдәм аркасында авыл биләмәсе район конкурсында ел саен
 җиңеп чыга. Ә бит бу төбәк – районда иң зур биләмәләрнең берсе, һәр авылда тормыш-көнкүрешкә кагылышлы күп төрле мөһим эшләрне үзвакытын да гамәлгә ашырырга кирәк. Очрашуда "Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсе җитәкчесе Далмир Вәлиев, янгын каравылының Чакмагыш гарнизоны начальнигы Азат Сәетов, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев, Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәвилә Хөсәенова, табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Наил Газизов, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитетының баш белгече Рим Хуҗин, муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков чыгыш ясап, районда төзекләндерү, санитар чистарту, яшәгән җиребезне матурлау, янгын хәвефсезлеге, табигатьне саклау һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы уй-фикерләрен, тәкъдим-киңәшләрен әйттеләр. Эшлекле шартларда, ачыктан-ачык барган бу сөйләшүдә киләчәккә эш юнәлешләре дә билгеләнде. Мондый семинарлар кышкы айларда да дәвам итәчәк, диелде. Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә башкарылганнарга югары бәһа бирелде. Авыл биләмәләрендә быел башкарылган эшләргә киләсе айларда тулы йомгак ясалачак һәм аеруча активлык күрсәтүчеләр бүләкләнәчәк.
Рәшит Вахитов.
Рәсемнәрдә: семинардан күренешләр.
Автор фотолары. 
Просмотров: 680 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск