Суббота, 04.05.2024, 11:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 24 » Басуга чыгар алдыннан
09:36
Басуга чыгар алдыннан

Уракка әзерлек буенча район семинар-киңәшмәсе


Шимбә көнне “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында яңа уңышны җыю һәм уҗым культураларын чәчү буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, инженерлар һәм икътисадчылар, хезмәтне саклау буенча белгечләр, авыл хуҗалыгы бүлеге, “Үзәк” машина-технология станциясе, ашлык кабул итү предприятиесе белгечләре катнашты. 

Семинар-киңәшмәнең практик һәм теоретик өлешләре берьюлы Иске Почкак авылы янындагы арыш басуында үтте. Басу читенә тезелеп куелган төрле маркадагы авыл хуҗалыгы машиналары барысы да уракка тулы әзерлек хәлендә. Элекке көнне генә “Базы” кооперативында кыр эшләрендә катнашачак ашлык комбайннарына яңадан техник тикшерү үткәреп, элекке карауда ачылган кимчелекләрне бетергәннәр.
Ә быелгы уракта катнашачак техникага (иген язмышын ахыр чиктә алар хәл итә бит) карап торырлык, ниндиләре генә юк анда! Һәркайсы куәтле һәм югары җитештерүчәнле. Заманча чит ил машиналары белән беррәттән үзебезнең илдә җитештерелгәннәре дә бар. Менә бөртекле культуралар уңышын җыюда, төгәлрәк итеп әйтсәк, игеннәрне тезмәләргә салуда кулланылачак “Мак-Дон”, “ЖВЗ-7” чапкычлары. “СК-5“, “Нива-Эффект”, “Лида-1300”, “Акрос-530” тезмәләрне җыеп суктыруга комбайннар кулланыла. “Лида-1300” ашлык суктыру комбайны берничә ел элек кенә безнең район басуларында эшли башлаган иде һәм  аны елдан-ел күбрәк сатып алалар. Игенне турыга суктыру өчен кулланылган “Акрос-530”, “Лида-1300”, “СК-5“, “Нива-Эффект” ашлык комбайннары да хәзер һәр хуҗалыкта бар. Басудагы салам “СНУ-550”, “Z-562”, “Металл-Фак” пресс-подборщигы белән җыела. Шунда ук пружиналы тырма, “Джон-Дир” сиптергече, техник хезмәтләндерү звеносы карамагындагы заправкалау, машиналар, эретеп-ябыштыру агрегаты, янгын сүндерү техникасы куелган.
Уҗым культураларын чәчүдә файдаланылучы төрле техника да күргәзмәгә тезелгән. Аларның да һәркайсы чиста, буялган, төзек. Тырма, культиватор, катоклар янәшәсендә “Берегиня” (аны Ленин исемендәге кооператив-колхозы китергән), “Амозония “Д-9-120” һәм “BOUPGOUL-8910” чәчү комплекслары, “КЗК-14,2 Булава” агрегаты тора.
Семинарда катнашучылар күрсәтелгән шушы авыл хуҗалыгы машиналарын карап үткәргәннән соң, “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов бөртекле культуралар уңышын җыеп алуны ничек оештырачаклары турында сөйләде. Быел басуларда былтыргыдан ким булмаган яхшы уңыш көтелә. Аларны оптималь срокларда һәм үзвакытында җыеп алу өчен хуҗалыкта техника да, механизатор кадрлары да җитә. Ашлык комбайннары һәм башка техника тулы әзерлек хәлендә. Урак җитте, шушы көннәрдә басуларда кызу эш башланачак.
Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айдар Таһир улы Даутов бөртекле культураларны җыюның, уҗым культураларын чәчүнең һәм туфрак эшкәртүнең үзенчәлекләре һәм технологиясе хакында бәян итте, файдалы киңәшләр бирде. Ул төп игътибарны эштә технологик таләпләрне төгәл үтәүгә, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруга юнәлтте. Белгечләрнең басудагы агротехник чараларның югары сыйфатлы итеп башкарылуын  ныклы контрольдә тотуы да ахыргы югары нәтиҗәгә ирешүдә мөһим роль уйный.
Авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Фидрат Шәгали улы Әхмәтов үзенең чыгышын игеннәрне урып-җыюда катнашачак техниканың әзерлеге һәм аларның өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләренә багышлады. Аеруча комбайннарны җентекләп көйләүгә, югалтуларга юл куймауга зур игътибар бирде. Хуҗалыкларда техника паркының елдан-ел яңаруы шатлыклы хәл. Бу бигрәк тә ашлык комбайннарына кагыла. Агымдагы елда гына да район хуҗалыклары 195 миллион сумлык өр-яңа төрле кулланылудагы авыл хуҗалыгы машиналары сатып алган. Алар арасында, мәсәлән, 14 ашлык комбайны, 4 чәчү комплексы, 2 мал азыгы комбайны бар. Ул ашлык комбайннарының техник торышы (ә районда барлыгы 106, шуның 90ы – күмәк хуҗалыкларныкы) аеруча “Герой”, “Базы”, “Алга”, “Октябрь”, Ленин исемендәге кооператив-колхозларда яхшы булуын билгеләде. Шулай ук ремонт-техник звеноларының, янгын сүндерү автомаши-наларының басуда комбайнчылар янында һәрвакыт әзер торуына ирешергә, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен алдан   хәстәрлек күрергә чакырды. Эш күләме гаять зур һәм аларны кыска вакытта уңышлы аткарып чыгарга кирәк.
Хезмәтне саклау буенча белгеч Рәсим Рим улы Хаков эш вакытында хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү беренче һәм иң мөһим таләп итеп куела, диде. Шөкер, үткән елда районда техника белән эшләгән вакытта бер генә бәла-каза да булмады. Быел да шундый максат тора. Иртән эшкә киткән комбайнчы, тракторчы, шофер, башка һөнәр иясе һәр көнне кичен исән-сау булып үз өенә, гаиләсенә кайтып керсен өчен барын да эшләргә, хезмәт шартларын тудырырга, үзебезне-үзебез һәм кул астындагы хезмәт-кәрләрне сакларга бурычлыбыз. Кеше иминлеге мәсьәләләрендә вак-төяк эшләр юк. Шул ук аптечка, янгынсүндергечләр, махсус кием, башка саклану чаралары һәм, әлбәттә, авыр эштә ял итү, туклану мәсьәләләре һәрчак көндәлек игътибар үзәгендә торырга тиеш.
Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе баш инспекторы Илнур Әнгам улы Хәкимов район хуҗалыкларында ашлык комбайннарына техник тикшерү үткәрү, үсемлекләрне саклау буенча белгеч Ира Хәлит кызы Садыйкова уҗым культураларын саклауны оештыру, үсемлекләргә зыян китерүче корткычларга һәм чирләргә каршы көрәш  чаралары, мәгълүмат-консультация үзәге баш белгече Азат Әгъләм улы Рәхимов урак вакытында хезмәткә түләү, әхлакый һәм матди дәртләндерү чаралары турында сөйләделәр. Соңыннан эшлекле шартларда барган чарага муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев йомгак ясады, очрашуда әйтелгәннәрдән чыгып, урак эшләрен уңышлы башкарып чыгу буенча тәгаен бурычлар куйды.
Семинар-киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов катнашты һәм чыгыш ясады.
Крәстиян өчен янә үтә дә мәшәкатьле чор – урак җитте. Озак та үтмәс, иген басуларында тигез генә гүләп эшләгән комбайннар яңа уңышны җыюга керешер. Аннары аның артыннан басуларга башка төрле техника керер. Күп көч һәм тир түгеп үстерелгән алтыннан да кадерлерәк бөртекләрне үзвакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен тынгысыз көннәр башлана.
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Рәшит Вахитов.
Рәсемнәрдә: басу читендә – заманча яңа техника; “Базы” кооперативы комбайнчылары техник карау вакытында.
Илнур Хәкимов  фотолары.

 

Просмотров: 795 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск