Вторник, 30.04.2024, 06:09

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Сентябрь » 19 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының сигезенче утырышы
14:15
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының сигезенче утырышы
Кичә, 18 сентябрьдә, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының сигезенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хокук тәртибе саклау органнары вәкилләре, предприятие-оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Тиешле оештыру эшләре үтәлгәннән соң көн тәртибенә чыгарылган түбәндәге 6 мөһим мәсьәләне тикшереп хәл итүгә күчтеләр:
1. 2013 елның беренче яртысында Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлекчәсенең оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының икенче чакырылыш муниципаль район Советы 2012 елның 15 февралендә кабул иткән 325 санлы карар белән расланылган Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында муниципаль хезмәт вазифасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында положениегә үзгәрешләр кертү турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Совет һәм Хакимият аппаратларында муниципаль вазифалар исемлегенә кертелмәгән, барлык эшчәнлекне техник яктан тәэмин итү белән шөгыльләнүче вазифалар һәм һөнәрләр биләүче хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү турындагы положениене раслау турында.
4. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муни-ципаль район Советының аерым  карарларын гамәлдән чыгару турында.
5. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муни-ципаль районының 2013 елга бюджетына төгәллек кертү турында.
6. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муни-ципаль районы муниципаль  милке исәпләнгән, шулай ук дәүләт милке чикләнелмәгән җир участокларыннан өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары булган, инвалид балалар тәрбияләгән гражданнарга шәхси торак йорт төзү максатында бер тапкыр бушлай җир участоклары бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында.
Ачыклык һәм бөтенхалык игътибарына да төгәл мәгълүмат-лар җиткерү принципларын гамәлгә ашырып, гражданнарга, җәмәгатьчелек оешмаларына һәм берләшмәләренә, дәүләт һәм муниципаль органнарга полиция эшчәнлеге турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар җиткерү максатында, 2011 елның 7 февралендәге 3-Ф3 санлы "Полиция турында” Федераль законга ярашлы, РФ Эчке эшләр министрының 2011 елның 30 августындагы 975 санлы "Русия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарының вазифалы хезмәткәрләренең хисап тотуын оешты-
рып үткәрү турында”гы боерыгын үти барып, Русия Эчке эшләр министрлыгының урыннардагы бүлек на-чальниклары муниципаль берләшмәләрнең вәкаләтле башкарма органнары алдында полиция эшчәнлеге турында билгеле вакытларда хисап тотарга тиеш. Утырышның көн тәртибенә куелган шушы хактагы беренче мәсьәлә буенча депутатлар район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллинның чыгышын тыңладылар. Шушы ук мәсьәләгә өстәмә рәвештә мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф учреждениеләрендә укучы балалар һәм аларның әти-әниләре белән җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны искәртү буенча эшчәнлек барышы, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева урындагы үзидарә органнары, җәмәгатьчелек берләшмәләренең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектәге эшчәнлеге, муниципаль район хакимияте карамагындагы балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Ләйсән Таһир кызы Низамова комиссиянең полиция хезмәткәрләре белән бергә эш итүе турында да мәгълүматлар җиткерделәр. Һәр чыгыш депутатлар һәм утырышта катнашучылар тарафыннан зур игътибар белән кабул ителде, аерым кешеләр, шулай ук район прокуроры Алмаз Равил улы Әбдүшев өстәмәләр дә керттеләр. Җентекле каралган мәсьәлә буенча депу-татлар бертавыштан район эчке эшләр бүлегенең быелгы беренче яртыеллыктагы эшчәнлегенә уңай бәһалама бирде.
Чираттагы ике мәсьәләнең асылын муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов тәфсилләп аңлатты, алар буенча да тиешле карарлар чыгаруда фикер аермалыклары булмады.
Русия Федерациясе Бюджет кодексының 179 санлы маддәсенең яңа редакциясендә 2014 елның 1 гыйнварыннан Русия Федерациясе субъектларының дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарына, кайчан кабул ителүләренә карамыйча, озак вакытка кабул ителгән максатлы про-граммаларны тормышка ашыру хокукы бетерелә. Шуңа күрә муниципаль район Советының элек кабул ителгән төрле елларга билгеләнгән шактый гына карарлары гамәлгә ашырылудан туктатыла. Бу турыда да депутатлар бердәм карар кабул итте.
Чираттагы мәсьәлә быелга кабул ителгән муниципаль район бюджетына төгәллек кертү турында иде. Быел августта алдан фараз ителгәндәгедән күбрәк табыш алыну социаль юнәлештә өстәмә чыгымнар тотынуга мөмкинлек бирде. Райондашларыбызның тормыш-көнкүрешен ях-шыртуга, башка мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә адреслы акча юнәлтү мөһимлеге турындагы карарны да депутатлар зур канәгатьлек белән кабул итте.
Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Чакмагыш районы буенча муниципаль милеккә идарә итү комитетының баш белгеч-эксперты Рәйсә Тимерҗан кызы Зыякаеваның көн тәртибенә чыгарылган соңгы мәсьәлә буенча тәфсилле аңлатмасы белән районыбызда бер тапкыр бушлай торак йорт төзелеше өчен җир мәйданы алуга хокуклы гражданнарга моны эшләү мөмкинлекләре тудыру турындагы карар да бердәм хупланды.
Көн тәртибендәге бөтен мөһим мәсьәләләр дә кабул ителеп беткәннән соң муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов йомгаклау сүзе белән чыкты.  
Просмотров: 745 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск