Воскресенье, 05.05.2024, 13:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Декабрь » 29 » Башкортстан беренчелегенә
07:32
Башкортстан беренчелегенә
Республиканың шәһәр хоккей командалары арасында Башкортстан беренчелегенә ярышлар бара. Бу уеннарда безнең районның җыелма командасы да катнаша, "Строитель” хоккейчылары (команда капитаны Айдар Камалетдинов) икенче төркемдә (анда алты команда керә) чыгыш ясый. Әлегә кадәр безнекеләр дүрт очрашу үткәрде. Стәрлетамак һәм Туймазы шәһәрләре командаларыннан җиңелде, ә менә соңгы көннәрдә бер-бер артлы җиңү яуладылар. Узган атнаның шимбәсендә "Строитель” Чакмагышта Чишмәнең "Родник” командасы белән алышты. Киеренке барган алышта боз мәйданында безнең егетләр үзләрен чын хуҗа итеп тотты, нәтиҗәдә көндәшләрен 7:2 исәбе белән җиңде.
Биредә капкачы Динар Шәмсетдиновның да зур осталыгын билгеләп үтәргә кирәк. Ул күп тапкыр капканы саклап калды. Якшәмбе көнне безнең хоккейчылар Благовещенск шәһәренә барып, урындагы "Машиностроитель” командасы белән очрашты. Көчләр тигез барды, һәр як җиңү өчен бөтен көчен осталыгын салды. Очрашу 7:7 белән тәмамланды. Төп вакыттан соң буллит уйналды һәм җиңүче ачыкланды. Шайбаны беренче булып капкага безнең егетләр кертте. Шулай итеп, ахыргы нәтиҗә 8:7 – безнекеләр файдсына булды. Шәһәрләрнең көчле командалары белән очрашулар гыйнвар аенда дәвам итәчәк. Алда безне тагын кызыклы уеннар көтә. 4 гыйнварда Чакмагышка Уфа шәһәренең Дим районыннан киләчәкләр. Ә 6 гыйнварда безнең "Строитель” командасы Димнең "Локомотив” хоккейчылары белән үзләренең боз мәйданында уйнаячак. 8 гыйнварда – Благовещенск шәһәренең "Машиностроитель”, 15 гыйнварда Туймазының "Спартак” командаларын кабул итәчәк.
Үсмерләр хоккей лигасы чемпионаты уеннары башлануын да хәбәр итәбез. Чакмагышның үсмерләр командасы 18 декабрьдә илешләрне 11:4 исәбенә откан иде инде, 3 гыйнварда ул үзебезнең район үзәгендә кушнаренкалылар, 16 гыйнварда  туймазылылар, 22 гыйнварда шаранлылар белән очрашачак.
Бәйгечеләрне дәртләндерүче көярмәннәребез күңелле ял сәгатьләре, боздагы пәһлеваннарыбызга хәвеф-хәтәрсез чәмле ярыш мизгелләре телибез!
Мөдәрис Гафаров,
муниципаль район хакимияте спорт  һәм физик культура комитеты рәисе.

Просмотров: 444 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск