Четверг, 02.05.2024, 14:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Июль » 4 » Бәйрәмегез белән
08:14
Бәйрәмегез белән

Кешеләр элек-электән бер-берсе белән аралашып, икътисадый бәйләнешкә кереп яшәгәннәр, бергә берләшеп хуҗалык иткәннәр. Кооперация хәрәкәте яшәешебезне алга таба этәрүче зур көч булды hәм бүген дә шулай булып кала. Әлеге вакытта да тормышыбызны сыйфат ягыннан яхшыртуга зур этәргеч ясый. Сәүдә өлкәсендә заманча техника hәм технологияләр киң кулланыла.

Районыбызда халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү белән күпләр мәшгуль. Аларның көндәлек хәстәрлекләре, игелекле эшләре көз алдында. Кешеләрне көндәлек товар белән тәэмин итеп, имин hәм җитеш тормыш булдыралар, шатлык, яхшы кәеф бүләк итәләр.

Халыкка сәүдә хезмәте күрсәтөдә район кулланучылар җәмгыяте зур эш башкара. Җәмгыятьнең матди базасы елдан-ел ныгый, үзләрендә азык-түлек товарлары җитештерү арта. Авылларда яңа магазиннар төзелә, җәмәгать туклану предприятиеләре ачыла. Биредә яхшы әзерлекле кадрлар хезмәт сала. Алар эштә яңа алымнарны кыю кулланалар. Коллектив каты көндәшлек шартларында эшләп, зур уңышларга ирешә, абруйлы бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый.

Сезне, хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләрен, эшкуарларны, шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан райондашларны, бүген билгеләнеп үтелүче hөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм hәм hәр-кайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш, җаваплы hәм тынгысыз хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телим.

Риф Йосыпов,

муниципаль район хакимияте башлыгы.

Просмотров: 648 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск