Воскресенье, 05.05.2024, 01:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Январь » 25 » Әти-әниләрне сөендереп
08:11
Әти-әниләрне сөендереп
Чакмагыш авылының көнбатыш өлешендә Президент контролендәге төзелеш объектындагы эшчәнлек ту-
рында гәзитебездә материаллар биргәләгән идек инде, үткән ел ноябрь аенда чыккан 128 санда төзелешнең тәмамланып килүен хәбәр иттек. 
Мәгълүм булуынча, бу тизләтелгән, 2013 ел башына ук тәмамлау бурычы куелган эшчәнлек җәй аенда башланган иде. Кыска срокта стеналары өелеп бетте, түбәсен ябуны да тиз тоттылар, әле бинаның эчке эшләре дәвам итә. Төзелешне җаваплылыгы чикләнгән "Стройгаз” җәмгыяте эшчеләре алып бара. Прораб Илшат Кәбировның әйтүенә караганда, төп эшләр башкарылып беткән, бинаның идәннәрен, фасадын карап чыгасылары бар. Без килгәндә башкала белгечләре электр үткәрү белән мәшгуль иде. «Газ-Сервис» җәмгыятенең «Дүртөйлегаз» филиалына караган  Чакмагыш газ белән файдалану участогы эшчеләре газ линияләрен көйли, казанлыкка зәңгәр ягулык җибәрергә әзерли. Әйткәндәй, бу мөһим хезмәтне белгечләрнең иң тәҗрибәлеләре башкара, шун-дыйларның берсе Рәшит Таһиров утыз еллык  хезмәт стажына ия.
Ихата-тирәне тәртипкә китерү-төзекләндерүне язга чыкмыйча башкарып булмаса да, кышкы чорда да кайбер эшләр алып барыла. Бер төркем ир-егетләр бетон материаллар янында мәш килә, балаларга уйнар өчен мәйданчыклар хәстәрли.
Чит илнең махсус техникасы белән идарә итүче экскаваторчы Салават Гарәфетдинов та тынгысыз хезмәттә, язгы кар суларын агызып җибәрү өчен канаулар чокыта.
Ике катлы бинаның калкып чыгуы чакмагышлылар өчен зур куаныч. Аеруча шул төбәктә яшәүче әти-әниләр сөенә. Әйткәндәй, соңгы елларда районда шәхси йорт тергезүчеләр күп. Бу төбәктә дә яңа иркен урамнар барлыкка килде. Күпчелек яшь гаиләләр өй салу шатлыкларын бәйрәм итәләр, бәбәй туйлары үткәрәләр, яшь балалар арта. Үзәктән ераграк торсалар да, эшкә йөргәндә балалары өчен борчылырлыклары калмый: тиздән заманча төзелгән балалар бакчасы 110 нәнине үз кочагына алачак.
Рәзифә Галиева.

Просмотров: 880 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск