|
|
|
|
Главная » 2013 » Январь » 14
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы алдынгылардан санала. Биредә игенчелектә дә, малчылыкта да җиң сызганып эшли беләләр. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәлелеге дә күзгә ташланып тора – бу хуҗалык елның- елында район икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә. Хуҗалыкта мал азыгына кытлык кичермиләр. Биредә 1724 баш мал асрала, шуларның 550се – савым сыеры, 60ы – үгезләр. Малкайларга азыкны "Хозяин” җайланмасы ярдәмендә Фердинанд Вәлиуллин тарата. Мал караучылар да тырыш хезмәт күрсәтә.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 508 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 14.01.2013
|
|
Хөрмәтле райондашлар! 17 гыйнварда сезне район мәдәният йортына "Юмор-шоу” дип аталган тамашага чакырабыз. Биредә сезнең күңелегезне "Нур” театры актеры Айнур Баянов, җырчы Фидан Бикмурзин, "Баек” телевизион конкурсы лауреаты Айдар Габдикәев, Венер Якупов, Илдус Вәлиев һәм башка артистлар күтәрәчәк. Тамаша 19 сәгатьтә башлана. Ашкынып көтеп калабыз!
Просмотров: 515 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 14.01.2013
|
|
Башкортстан Республикасында 2012 елның 1 де-кабреннән Бердәм дәүләт хезмәте порталы аша табибларга электрон язылу аша кабул ителүгә эләгү мөмкинлеге гамәлгә ашырыла башлады, якын көннәрдә бу төр хезмәттән барлык районнар халкына, шул исәптән чакмагышлыларга да файдалану мөмкинлеге тудырылачак.
Просмотров: 520 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 14.01.2013
|
|
Муниципаль район хакимияте башлыгы "Чакмагыш районы муниципаль районында тирә-як мохитне саклау елын үткәрү турында” карарга кул куйды. Карар Башкортстан Республикасы Президентының 515 – УП санлы Указын үтәү һәм гражданнарның уңайлы мохиткә, экология хәвефсезлегенә хокукларын тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Районда тирә-як мохитне саклау елын үткәрү буенча оештыру комитеты составы расланды. Унбер җаваплы вазифа үтәүчеләрдән торган бу оештыру комитетының рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 836 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 14.01.2013
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|