Воскресенье, 28.04.2024, 23:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Январь » 09
Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов агымдагы елны Тирә-як мохитне саклау елы дип игълан иткән Указга кул куйды. Гүзәл табигате белән чит илләрнең данлыклы шифаханәләренә торышлы Башкортстаныбызның экологик иминлеген саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру максатында ел дәвамында үткәреләчәк чаралар планы да расланылды.
Ел эмблемасын – зәңгәрле-яшелле тамчы фонында гәүдәләндерелгән ак бөркетне "Башкортстан” гәзите рәссамы, бизәлеш мөхәррире Нәсих Хәлисов иҗат иткән һәм ул махсус комиссия игълан иткән конкурска бирелгән эмблемалар арасында җиңүче дип табылган иде. Тирә-як мохитне саклау елы барышында экологик мәдәният, табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләүгә, табигый мирасыбызны саклауга җаваплылыкны арттыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелеп торачак.

Просмотров: 2432 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.01.2013 | Комментарии (0)

Яңа ел алдыннан районның байтак авылларында үзәк мәйданга чыршылар бизәлеп куелды, боз шәһәрчекләре ясалды. Чакмагыштагы район мәдәният йорты ихатасындагы боз шәһәрчеген, аерым алганда боздан әкият персонажларын, эшләүдә РДК, сәнгать мәктәбе һәм беренче урта мәктәбе хезмәткәрләре актив катнашты.
***
105,5 дулкынында эшләүче "Юлдаш” радиотапшырулар редакциясе быел да зур мәдәни чара әзерләде. Яңа елның икенче көнендә Башкортстан телетапшырулары аша Гала-концерт күрсәтелде. "Юлдаш” редакциясе хезмәткәрләре оештырган бу концертка ел дәвамында барган бәйгедә җиңүчеләр – республиканың төрле районнарыннан килгән һәвәскәр җырчылар катнашты. Гала-концертта җиңүчеләрне котлап, безнең районнан танылган җырчы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәүдәт Гыйләҗев җыр бүләк итте.

Просмотров: 499 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.01.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск