Воскресенье, 05.05.2024, 07:26

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 22 » Максатым – кешеләр һәм җәмгыять өчен эшләргә
11:55
Максатым – кешеләр һәм җәмгыять өчен эшләргә

Республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның
“Федерал-Пресс” агентлыгына интервьюсы

 – Рөстәм Зәки улы, киләсе елда Башкортстанда республика башлыгын сайлау үтәчәк. Сез дә анда катнаша торгансыздыр бит?

–Сайлауда катнашмый кала алмыйм. Беренчедән,  миңа кешеләр ышана, бу турыда социологик фикер алышу мәгълүматлары дәлилли. Эшемә бар көчемне салып, намуслы башкарам, кешеләрне алдау, талау белән шөгыльләнмим, җәмгыять мәнфәгатьләрен генә өстен куям. Миллионнар, миллиардлар мине кызыксындырмый, ә менә җәмгыятебезнең  иминлеге хакына кулдан килгәннең барысын да эшлим. Артабан мин барлык хезмәттәшләрем өчен дә җаваплымын. Бергә эшләгән команда әгъзаларын – янәшәмдәгеләрне генә түгел, ә үземә ышаныч белдергән эшкуарларны, сәнәгатьчеләрне, авыл  хуҗалыгы тармагы белгечләрен – бер сүз белән әйткәндә, бүген республикабыз һәм илебез мәнфәгатьләрен өстен куеп хезмәт салучы меңәрләгән кешеләрне ярты юлда ташлап калдыра алмыйм. Моннан тыш, без бик күп яхшы проектларны тормышка ашыра башладык, аларны да,  берничәсен генә булса да, ахырынача җиткермәү гадел булмас иде. Шулай булгач, сайлауда катнашуым бәхәссез, һәм мин шулай карар иттем дә.
–Тагын бер сорау – Украинага бәйле хәл буенча. Русия Федерациясенең яңа субъектына ярдәм күрсәтүгә бәйле чаралар күрергә ниятлисезме?
–Төгәлрәк әйтсәк, хәл хәзер Украинага түгел, үзебезнең Русиябезгә, Кырымыбызга бәйле (көлә). Украина белән товар әйләнешебез зур түгел. Шуңа карамастан, русиялеләргә, бигрәк тә рус милләтлеләргә канкардәш халык белән мөнәсәбәтләрне өзү дөрес булмас иде. Бүген Украинада нәрсә күзәтелүе турында бер әйткән идем инде булса кирәк – украин сәясмәннәренең вәкаләтләренә тулысынча тап килеп бетмәү күренеше. Кырымны кем басып алды дигәннәре дә зур сорау астында тора. Шунысы бәхәссез, 1990 елларда, СССР таркалган мәлдә, Украина бердәм дәүләт составыннан тулы куәтле, бай мөлкәтле, зур территорияле ил булып аерылып чыкты. Аңа барысын да, хәтта беркайчан да Украина милке булмаганнарын да кызганмадылар. Әгәр шул елларда Русия җитәкчелеге Кырым, Севастополь, газ һәм транспорт системалары, башкалар турында сүз кузгаткан булса, боларның барысын да берсүзсез бирер дә куярлар иде. Ә ул чакта, 90нчы елларда, украин коллегаларыбыз, Русия җитәкчелегендәге аерым җитәкчеләрнең йомшак күңеллелегеннән файдаланып, Кырымны да, Севастопольне дә, калган баш-каларны да үзләренеке иттеләр. Бу гаделме, туганнарча буламы? Әлбәттә, юк.
Һичшиксез, Башкортстан Республикасы Кырымның яңа икътисадын формалаштыруда, туристлар агы-мын оештыруда, ярымутрауның предприятиеләрен эшле итүдә читтә калмаячак һәм бу ике як өчен дә отышлы булачак. Шушы көннәрдә Башкортстан премьер-министрының беренче урынбасары җитәкчелегендәге эшче төркем Кырымда булып кайтты. Коллегаларыбыз андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп, шеф-лыкка алынган Белогорье районы белән якыннан танышты. Без моны шулай кабул иттек: элек Башкортстанда 54 район булса, хәзер, Белогорье белән, 55 район булдык! Арта төштек! Шул ук вакытта бу Кырымда, Башкортстандагы кебек, кымыз җитештерү белән шөгыль-ләнә торган бердән-бер район. Халыкның 30 проценты чамасы – кырым татарлары, мәчетләре, мәдрәсәләре дә бар. Дини табыну объектларын тотуда да ярдәм итәчәкбез. Әле ике республика хөкүмәтләре арасында килешүгә кул куярга әзерлек бара. Без аларга чын күңелдән кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә ниятлибез.
–Гадәттә, милли республикалар үз мәнфәгатьләре сагында ныклы торучан, ягъни, халыкча әйткәндә, “читкә чүп чыгармыйлар”. Башкортстан төбәк һәм федераль мәгъ-лүмат чаралары өчен никадәр ачык булып кала, дип бәялисез?
–Шәхсән үзем беркайчан да киң мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашудан читләшмим. Интервью бирергә булсынмы, журналистлар белән очрашыргамы – берсеннән дә баш тартмыйм. Республикабызны йомык төбәккә санаучылар ялгыша, дип белдерәм. Әлбәттә, бездә эчендәген тышка чыгарып бармаучы халыклар да юк түгел, гадәтләре шундый. Мәгълүмати сәясәттә дә шулай. Көнбатыш илләр өлгесендә һәр нәрсәне чүмәләдәй өеп чыгарырга, теләсә нәрсәләр язар-га, акчага сатылып, юкны бар итеп күрсәтергә, махсус заказлар буенча акны карага буярга да ярамый ләбаса. Тормышның башка яклары да җитәрлек. Мәсәлән, безнең республикабызда муниципалитетларда бүген исә төп мәгълүматны урындагы авыл яңалыклары белән  таныштыручы, күршекүләннәрне туган көннәре һәм башка бәйрәмнәр белән ихлас тәбрик итүче  җирле  басмалар бирә. Халык аларны яратып  алдыра, теләп укый. Аларда төрле  уйдырмалар, имеш-мимеш хәбәрләргә урын юк,  алар кешеләрне бер-берсенә каршы  котыртмый, “соры хәбәрләр”дән өстен торалар. Туган авылыма  кайтканда һәр  йортта  район гәзитен алдыруларын беләм. Тиражы зур түгел – өч-биш мең данә генә, күбрәк кирәк тә түгел. Гәзит  укымлы. Аны  алдыралар  икән, ничек инде без аны  базарга бәйлелеккә куярга, бизнес  форматына күчерергә, акционерлаштырырга  тиешбез, ди?
 Илебездәге барлык  этносларны да бер калыпка салу мөмкин түгел һәм ярамый да. Без барыбыз да – төрле  кешеләрбез, шуңа күрә ил төбәкләренә  идарә итү  ысулларыбыз да бер-берсеннән  аерылып   торырга тиеш. Без, республика халкы,  шапырынырга яратмыйбыз, Русия гәзитләренең беренче  битләрендә  балкырга  омтылмыйбыз, әмма без  тыныч кына, ләкин уңышлы һәм ышанычлы итеп үз эшебезне күрсәтәбез. Безгә шау-шулы бәхәсләр  кирәкми. Алар үзара ызгышларга  китерүчән,  соңгылары исә көч, энергия һәм  вакытны  күпләп сорый торган  кискен  каршы-лыклар  тудыручан. Алайга китсә, икъ-тисадыбызга, җәмгыятебезне үстерүгә, кешеләрнең яшәеш шартларын ях-шыртуга игътибар калмый да диярлек. Минемчә, шундый шау-шулы бәхәсләр тудырып йөрүчеләр – җыен эшлексез, әтрәгәләм бәндәләр ул.  
–Без сезнең актив рәвештә чаңгы спорты, спелеология белән шөгыльләнүегезне беләбез. Спорт белән дуслыкка ничек вакыт табасыз?
– Спелеология – яшьлектәге мавыгуым иде. Спорт белән шөгыльләнү вакыт таләп итә, ләкин талчыкканда көч бирә, яшәү дәртен арттыра, нервларны тынычландыра. Эмоциональ көч та-ләп иткән һөнәремдә спорт белән шөгыльләнми мөмкин түгел. Кышын иң яраткан спорт төрем – тау чаңгылары, җәен – велосипед. Елның теләсә кайсы мизгелендә һәр көнне 4-5 километр җәяү атламый калмыйм. Үземне спорт белән дус кеше, дип әйтергә хаклымындыр: кайчандыр спорт гимнастикасы буенча республика җыелма командасы әгъзасы да идем, ул чакта дәрәҗәле саналган беренче разрядка да иямен. Спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәргә әзерләнеп беткән идем. Бүген, әлбәттә, бөтен кешеләрне дә спорт белән дус булырга чакырам. Спортның гомумкешелек мәдәниятенең бер өлеше икәнлегенә үз өлгемдә инандырырга тырышам. Исеменнән үк әйтеп тора ләбаса – физик культура. Бездә аерым  муниципалитетлар җитәкчеләре спорт белән дус булуларыннан оялган булалар. Бу дөрес түгел. Чын җитәкче һәр өлкәдә үз артыннан ияртә белергә тиеш.
Просмотров: 720 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск