Хөрмәтле райондашлар! Ел саен районыбызда гөрләп үтә торган мәдәният һәм сәнгать көннәрен күмәк һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция ярминкәсе, үзешчәннәрнең җыр-моңнары белән ачу күптәнге матур традициягә әйләнде. Быел да сезгә тәкъдим ителгән продукциядән тыш ихлас йөрәкләрдән чыккан җырларыбызны бүләк итәчәкбез. Ярминкә 2 февраль – шимбә көнне мәчет янындагы мәйданда 11.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез! Луиза Ишморатова, мәдәният йортының художество җитәкчесе.
|