|
|
|
|
Главная » 2014 » Декабрь » 01
Билгеле булуынча, көз аеның соңгы якшәмбесендә якты һәм зур бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Һәркайсыбыз өчен дә җир йөзендә иң кадерлесе булган шушы гүзәл затларга – әниләргә, нәнәйләр-дәү әниләр, картәниләргә багышлап район мәдәният йортында быел да эчтәлекле программалы концерт әзерләнгән иде.
“Әнкәйләргә рәхмәт әйтик” дип исемләнгән бу тантаналы тамаша ихлас котлау-теләкләргә, җыр-моңга бай булды. Гүзәл Табишева башкаруындагы моңлы җыр белән башланып киткән тамашаны ачып, аны алып баручылар Хәтиф Хәбибрахманов һәм Розалия Хафизова залда утыручы барлык гүзәл затларны тәбрикләү өчен сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюковны чакырды. “Без шушы көннәрдә иң гүзәл һәм якты бәйрәмне билгелибез, аңа беркем дә битараф кала алмый торгандыр. Чөнки җир йөзендә әнидән дә якынрак кеше юк. Шушы уңайдан ихлас котлауларны кабул итегез. Гомумән, ел дәвамында хатын-кызларны тәбрикләүгә багышланган бәйрәмнәрне ике тапкыр – 8 март һәм Әниләр көнендә билгеләү аеруча шатлыклы. Чөнки нәкъ менә алар – яшәешнең чыганагы. Бүген безнең район җирлегендә балигълык яшенә җитмәгән 6500 баланы тәрбияләүче ике мең ярым гаилә яши. Шулардан 500е – күп балалылар. Монды
...
" Читать дальше "
Просмотров: 796 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 01.12.2014
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|