Пятница, 03.05.2024, 04:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 23
Әни – җир йөзендәге иң кадерле, иң матур сүз. Ул һәр телдә дә бердәй әһәмиятле һәм аһәңле яңгырый. Галәмгә җан өргән, җиргә тормыш бүләк иткән, төн йокыларын калдырып һәммәбезне багып үстергән, соңгы телем икмәген дә балаларына бирергә тырышучы, үзе туңганда да газиз нарасые – йөрәк парәсен җылыта алучы әниләребез – алиһәләргә тиң затлар ул. Авыр сугыш елларын-да, аннан соңгы җимереклекләрне тергезүдә, икътисадны үстерүдә һәм бүгенге чорда да көчле ир затлары белән тормыш йөген бертигез тартып баручы гүзәл затлар алар – безнең кадерле әниләребез. Без сезнең алда һәрвакыт, мәңгегә бурычлыбыз. Һәр-беребез әниләребезгә, нәнәй-картинәйләребезгә, киләчәктә әни буласы барлык хатын-кызларга кайгыртучанлык, хөрмәт-ихтирам, мәрхәмәт күрсәтергә тиешбез. Нинди генә бүләкләр дә алар өчен әз булыр кебек. Әниләрне кадерлик һәм олылыйк, тормыш авырлыгыннан, әйләнә-тирәдәгеләрнең ваемсызлыгыннан кәефләре кырылмасын. Бәйрәм уңаеннан барлык гүзәл затларыбызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы, балалар-оныклар сөю куанычы телим.
Риф Йосыпов, 
Просмотров: 6231 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.11.2012 | Комментарии (1)

21 ноябрьдә Яңа Коты урта мәктәбендә районда "Тормыш хәвефсезлеге нигезләре” дәресләрен укытучылар семинары үткәрелде. Берьюлы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча күнекмә үткәрелеп, ул чараларда янгын сүндерү, медицина, газ хезмәте, полиция хезмәткәрләре дә катнашты.
Бирегә җыелучыларны икмәк-тоз белән кунакчыл каршы алдылар. Бүгенге мөһим чарага әзерлек турында рапортлар кабул ителде.
Һәр сыйныф бу чарага ачык класс сәгате әзерләгән иде. Алар хәрби-патриотик тәрбия бирү, укучыларның сәламәтлеген, саулыгын саклау тематикалары юнәлешендә үткәрелде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 666 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.11.2012 | Комментарии (0)

16 октябрьдә Чакмагыш беренче урта мәктәбе базасында укучыларның 2012-2013 уку елындагы Гомумрусия олимпиадасының муниципаль этабы башланды. Бәйгедә район мәктәпләрендә белем алучы 7-11 сыйныф укучылары катнаша. Алар 16 ноябрьдә – рус әдәбияты, 17сендә – математика, 20сендә – информатика, 21дә – биология, 22 ноябрьдә тарих, 23 ноябрьдә – инглиз теле буенча белемнәрен сынады. Олимпиада дәвам итә. 24е– тормыш хәвефсезлеге нигезләре, 27се – дөнья мәдәнияте (МХК), 28е – химия, 29ы – җәмгыять белеме, 30ы – физика, 1 декабрьдә – технология, 4дә – икътисад, 5дә – география, 6сы – хокук, 7се – рус теле, 8е – физик культура, 10сы – астрономия, 11е – француз һәм немец телләре буенча бәйгеләр үткәрелә. Олимпиаданың муниципаль этабы 12 декабрьдә, экология фәне буенча үткәрелгән сынау белән тәмамлана. Белем үрләрен яуларга омтылучы яшь райондашларыбызга уңышлар юлдаш булсын!

Просмотров: 387 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.11.2012 | Комментарии (0)

Дәүләт сәясәтенең халыкны социаль яклау өлкәсендә иң төп юнәлешләренең берсе – төрле сәбәпләр аркасында дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган, аз тәэмин ителгән аерым категория гражданнарның матди хәлен яхшырту. Бу категориягә күп балалы гаиләләр, инвалидлар, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр карый. 2012 елның ун аенда хезмәт һәм халыкны социаль яклау сәясәтен гамәлгә ашыру максатында 63,4 миллион сум акча бүленгән. Федераль һәм республика законнарына ярашлы, халыкны социаль яклау чаралары адресатларына үз вакытында һәм тулы күләмдә җиткерелде.
Башкортстан Республикасында социаль сәясәтнең төп билгеләнеше  гаиләгә, ата-аналарга һәм балаларга дәүләт ярдәме күрсәтү булды һәм бу шулай булып кала да.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 758 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.11.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск