Пятница, 03.05.2024, 02:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 13
Шимбә, 17 ноябрьдә, иртәнге 10нан район мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданчыгында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган традицион көзге ярминкә үткәрелә. Районыбызның  җитештерү кооператив-колхозлары, крәстиян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, шәхси эшкуарлар райондашларыбызга көзге муллыктан өлеш тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә катнашуга бәйле мөрәҗәгатьләр муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегендә (Ленин урамы, 55 санлы йорт) яки 3-18-53 телефоны аша кабул ителә. Рәхим итегез!
Рима Рәхимова,
 икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.

Просмотров: 637 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.11.2012 | Комментарии (0)

Хөрмәтле чакмагышлылар!
Русия Федерациясендә бүген наркотиклы матдәләр һәм психотроплы үзенчәлекле дару препаратларының законсыз әйләнеше һәм медицина    тәгаенләнешеннән тыш кулланылуы арта баруы, шулар нәтиҗәсендә вируслы гепатит һәм ВИЧ инфекциясе коточкыч тизлектә таралу дәүләтебез иминлегенә, илебез икътисадына һәм халык сәламәтлегенә җитди янау булып тора. Халыкара һәм илебез тәҗрибәсе күрсәтүенчә, наркотиклар сату һәм аларның законсыз әйләнешенә, бу зәхмәтнең  тарала баруына каршы иң йогынтылы чара – бүген җәмәгатьчелекнең наркотикларга бәйле җинаятьләр кылынуга битараф калмыйча, хокук тәртибе сагында торучы органнарга эшлекле ярдәм күрсәтеп торуы. ... " Читать дальше "
Просмотров: 479 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.11.2012 | Комментарии (0)

"Русия Саклык банкы” ачык акционерлар җәмгыятенең Урал банкына караган безнең 4597 санлы Чакмагыш бүлекчәсе үзенең 42 филиалындагы 130 хезмәткәре белән Чакмагыш, Бакалы, Кушнаренко һәм Уфа районнары халкын хезмәтләндерә. Банк сүзе чыккач, күп кешеләрдә үтә җиңел юл белән акча туплаган калын кесәле тәкәббер кеше образы туа торгандыр, чөнки бездә дистәләрчә еллар банк системасы турында ниндидер карикатуралы фикерләү юнәлеше алып барылды, банклар исә күбрәк табыш алу хакына кешеләрне һәм эре-эре предприятиеләрне аямаучы зәһәр көч буларак сурәтләнелде. 
Заман җилләре үзгәреп, яңа икътисади шартларда яши башлагач кына илебез халкы банклар турында бөтенләй башка мәгълүматларга ия булды һәм банк  ... " Читать дальше "
Просмотров: 852 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.11.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск