Воскресенье, 28.04.2024, 23:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Июль » 18
Әлеге вакытта хуҗалыкларда печән, сенаж кебек мал азыгы әзерләү чорының иң кызган мәле. Игенчеләр җәйге көннең һәр сәгатен нәтиҗәле үткәрергә омтыла. Шул уңайдан "Үзәк” машина-технология станциясенең "Знамя” бүлекчәсе уңганнары да малларны уңышлы кышлату өчен азык әзерләүдә бар көчләрен салалар. Хуҗалыкта хәзерләү эшләре тоткарлыксыз бара. Биредә бодай, арпа, солы, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм башка культуралар игелә. Бүгенге көндә 380 гектар мәйданнан 600 тонна печән хәзерләнгән. Печән чабуда булдыклы егетләр: "Мак Дон” комбайнында Рәвил Фәттәхов, "МТЗ-82” тракторларында пресслап торучы Илсур Муллаянов, Вадим Диникеев, Алмаз Шәмсетдинов һәм "Т-150”тракторлары белән печән төргәкләрен басудан ташучы Ришат Хәбиров, Рәфис Дәүләтов өлгергәнлек күрсәтә. Тырыш механизаторлар  һәр көннең кадерен белеп эшләгәнгә күрә 200 гектар җирдән 1900 тонна хуш исле сенаж урып алып салынган. "Полесье” комбайннарында Финат Вәлиев, Алмаз Сибәгатуллин, Фәнзил Диләвиров, Данил Хәбиров җа-ваплылык тоеп, кызу темпта сенажга чаптылар, ә инде "Камаз” автомобильләрен йөртүче эшкә намус белән караган Фәрит Әхмәтшин, Фларит Нурлыгаянов, Айдар Сабиров, Айрат Мадияров, Фәндүз Хәмидуллин вакыт белән исәпләшмичә хезмәт салалар. Әлеге вакытта Рифат Тәмимдаров "Джон-Дир”тракторында 20 гектар җирне туңга сөрде дә инде. Менә нинди уңган, булдыклы ир-егетләр эшли биредә. Гомумән, малларны уңышлы кышлату өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылачак, дигән ышаныч бар.
Просмотров: 557 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.07.2013 | Комментарии (0)

Русиядә беренче журнал басмасы 1728 елда, ягъни тәүге "Ведомости” гәзите дөнья күреп 25 ел үткәч басыла. Белүебезчә, Мәскәүнең беренче  нә-шире — Иван Федоров. Тәүдә гәзитләр бик гади – листовкалар,  бюллетеньнәр формасында гына, аз  санда басылган. "Таймс” гәзите 1814 елда машина ысулы ярдәмендә басыла башлый. Безнең илдә беренче радиогәзит 1924 елда дөнья күрә. Ә матбугатның   куәтле көндәше – телетапшырулар 1934 елда даимиләшә, илленче елларда канат җәя, хәзер  исә   прогрессны үзегез күрәсез.
Журналистика өлкәсендә тарихка кереп калган исемнәр арасында райондашларыбыз шактый. 1914-1920 елларда Уфада татар телендә чыккан "Шәрыкъ ярлылары”  гәзитенең мөхәррире Аблай авылында туып үскән Галә Кодаяров була. Аннан соң  нәшер ителгән "Яңа авыл”дан "Кызыл таң” га әйләнгән  матбагада Яңа Балак авылыннан Ремил Дашкин  эшли,  мөхәррире дә була. Бу матбагада районыбыздан  байтак  журналистлар эшләде. Тәүгеләре – Фнүн  Рамазанов (Иске Балак), Рифат Юлдашев (Аблай), Рим Идиятуллин (Яңа Мортаза), Юлия Габдуллина (Аблай) һәм башкалар.
Әйе, бүгенге  хәл-вакыйга  үт-кәннәргә кереп кала. 1931 елның 25 декабрендә дөнья күргән  "Ярыш-ка”ның беренче саны басылып чыккан көннән район гәзитенең тарихы туплана. Латин хәрефләре белән басылган гәзиттә керәстияннәрне күмәк хуҗалыкка күчеп  бетеп, яңа- ... " Читать дальше "
Просмотров: 672 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.07.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск