Пятница, 03.05.2024, 00:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Декабрь » 24
Русия Саклык банкының Чакмагыш бүлекчәсе райондашларыбызны ихлас йөрәктән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итә һәм клиентлар мәнфәгатьләре өчен түбәндәге бәйрәм графигы белән эшләячәкләрен белдерә.
Дүшәмбе, 31 декабрьдә, без сезне көндезге 13 сәгатькә кадәр теләп хезмәтләндерәчәкбез. 5 гыйнварда да төшке 13 сәгатькә кадәр барлык операцияләрне дә башкарачакбыз. Ә 8 гыйнвардан башлап район үзәгендә, 9ыннан – барлык авыл бүлекчәләрендә гадәти эш режимына күчәчәкбез.
Райондашларыбыз һәм шулай ук күпьеллык партнерларыбыз өчен тагын бер сөенечле яңалык – "Магнит” магазины бинасында өстәмә банкомат эшли башлады, аның аша картадан акча алу гына түгел, төрле түләүләрне дә гамәлгә ашырырга мөмкин (хәтта карта булмаган хәлдә дә). Барыгызга да күтәренке кәеф телибез.
Дамир Низамов, 
бүлекчә управляющие.

Просмотров: 672 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.12.2012 | Комментарии (0)

Ел дәвамында башкарылганнарны барлар, алга яңа максатлар билгеләр чак җитте. Район кулланучылар җәмгыятенең "Чакмагыш” сәүдә-җитештерү берләшмәсе эшчеләре өчен узып баручы 2012 ел нинди вакыйгалары белән истәлекле. Идарәлек рәисе Булат Закиров белән әңгәмәбез шул хакта.
– Коллективта кырыктан артык кеше хезмәт сала. Һәркайсы үзенә йөкләтелгәнне намус белән башкарырга омтыла һәм шуның белән гомум планнар үтәлешенә лаеклы өлешен кертә. Бездә күп төрдә продукция җитештерелә. Унбер айда 432,5 тонна икмәк һәм икмәк-булка, 94 тонна кондитер изделиеләре, 5100 декалитр татлы эчемлекләр җитештереп сатылды, – ди ул. ... " Читать дальше "
Просмотров: 550 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.12.2012 | Комментарии (0)

Русия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм җәмә-гатьчелекне хезмәтләндерү оешмалары хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан Республикасындагы оешмасы үткәргән төрле конкурс һәм бәйгеләрдә безнең район оешмасы да актив катнашып килә һәм матур гына уңышларга да ирешә. Быел көз чираттагы – "Гаилә” конкурсында Чакмагыш телевидениесе операторы Рим Гамил улы Баянов төшергән фоторәсем "Балалар белән бергәбез” номинациясендә беренче урынны яулады. Җиңүче булып чыккан әлеге рәсемдә муниципаль район хакимияте аппараты бухгалтеры, профсоюз әгъзасы Гөлнара Әхәт кызы Ильясованың гаиләсе ял вакытында төшерелгән. Тормыш иптәше Нәйфәл Әнфәл улы белән ике ул үстерә алар. Илнар зур үскән инде – беренче урта мәктәпнең җиденче сыйныфында белем ала, Илвир әлегә "Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнә. Тату гаиләдә ата-баба традицияләрендә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбияләнүче ике егет солтаны менә шушы рәсемдәгечә гомер буена үзләренә изгелеккә юл ярачаклар, ә кадерле әти-әниләре әнә шулай ныклы терәк, юл күрсәтүче маяк булып калырлар, дип өметләнәбез.
Фәдис Бикмөхәммәтов
муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре 
Просмотров: 446 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.12.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск