Понедельник, 29.04.2024, 17:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Март » 17 » Yзешчән сәнгать осталарының йомгаклау концерты
08:48
Yзешчән сәнгать осталарының йомгаклау концерты
Бер кайда да оҗмах түгел, туган җиреннән китмә!

 "Шат кояшлы Чакмагышым  балкый туган җиремдәисеме астында Мәдәният hәм сәнгать көннәре үтеп китте. 4 март көнне йомгаклау концерты булды. Тамашачылар алдында иң көчле, иң оста талантлар чыгыш ясады.


Урыс, татар, башкорт, чуашка да,                   

Марига да туган як.

Чакмагышым – газиз җирем –

Дуслык чәчәк аткан як.

Якын кардәштәй яшәтә

Милләтләр татулыгы.

Бер сулыш булып яшәүдә 

Дуслыкның матурлыгы”

, — дигән сүзләр астында Башкортстаныбызның, Чакмагышыбызның чәчкә атуын теләп хушлашты үзешчәннәр. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар hәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков тәбрикләү сәламен җиткерде:

—Районда үзешчән сәнгатьне үстерү hәм пропагандалау, халыкның башкару традицияләрен, күмәк художестволы иҗатны, инструменталь, хореография hәм вокал үзешчән сәнгатен саклау hәм тагын да үстерүне максат итеп куйган зур hәм мөhим чара уңышлы тормышка ашырылды. Зур канәгатьлек тойгысы белән шуны билгелисем килә: районыбызда үзешчән сәнгать үзенең актуальлеген югалтмый. Бәйге барышында халык иҗатының барлык төрләре hәм жанрлары буенча да үсеш, коллективларның репертуарлары баюы күзәтелде, — дип башлады ул чыгышын. – Сәнгать бәйрәмендә 55тән артык коллектив, 800гә якын кеше катнашты, 13 авыл биләмәсеннән килгән үзешчән коллективлар чыгышын 1500дән артык тамашачы карады.

Yзешчәннәрне генә түгел, залдагыларны да дулкынландырган минутлар җитте. Муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев җиңүчеләрне игълан итте. Геннадий Фотеевич бүләкләрне тапшырды, hәркайсына яңадан-яңа иҗат уңышлары, гаилә бәхете, сәламәтлек теләде.

Рәзифә Сәхапова.

 


Просмотров: 1181 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск