Понедельник, 06.05.2024, 18:02

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Июнь » 28 » Венера Байбулдина – чемпион!
07:46
Венера Байбулдина – чемпион!

Агымдагы елның 23-24 июнендә Авыргазы районының "Дуслык” авыл хуҗалыгы кооперативы (нәсел заводы) җәйләвендә машина белән сыер саву осталарының егерме алтынчы республика конкурсы үткәрелде. Анда 54 районнан иң тәҗрибәле hәм оста 75 савучы катнашты. Биш этаптан торган бу бәйгедә терлекчеләр үзләренең белемен hәм осталыкларын күрсәтте.

Шунысы шатлыклы, бу конкурста катнашкан безнең районның данын яклаучылар – "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан Венера Байбулдина белән җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятеннән Гөлназ Нәҗмиева сынатмадылар. Венера Тимерҗан кызы иң югары балл җыйды hәм беренче урынны яулады. Шулай итеп, ул машина белән сыер саву операторларының егерме алтынчы республика конкурсы җиңүчесе булды. Аңа беренче дәрәҗә Диплом, чемпион тасмасы тапшырылды, 13 мең сум акчалата премия hәм кесә телефоны белән бүләкләнде.

Конкурста җиңүчене hөнәри бәйгедәге шушы зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз hәм тынгысыз хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Рәшит Вахитов.

Просмотров: 881 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск