Воскресенье, 05.05.2024, 06:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Октябрь » 21 » Уңдырышлылыкны күтәрү өчен
08:10
Уңдырышлылыкны күтәрү өчен
Районда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне ашлау, аның уңдырышлылыгын күтәрү буенча нинди эшләр башкарыла – хәбәрчебезнең шушы соравына район агрохимигы Таһир Хәбиров җавап бирә.
– Соңгы берничә елда хуҗалыкларда җирләрнең уңдырышлылыгын арттыруга юнәлтелгән җитди эшләр алып барыла, – дип башлады сүзен Таһир Газизҗан улы.
– Быел, мәсәлән, басуларга органик ашлама чыгару ел башыннан башланган иде. Бу эш җәйге кыр эшләре вакытында да тукталмады, әле дә дәвам итә. 19 октябрьгә алынган мәгълүматлардан күренүенчә, район буенча барлыгы 150642 тонна тирес чыгарылды. Иң күп чыгарганы “Герой” кооператив-колхозы булды – 37600 тоннага җитте. “Базы” кооперативында ул – 21800, “Октябрь”дә – 20 мең, Ленин исемендәге – 19300, “Алга” кооперативында 11700 тонна тәшкил итте. Гомумән алганда, барлыгы ун хуҗалыкта махсус звенолар оештырылып, органик ашламалар ташыла. Бу эшнең файдасы күз алдында.  Беренчедән, басулар өстәмә “сый” алса, икенчедән, терлекчелек фермалары тирәсе чистарып калды. “Алга” кооператив-колхозында, мәсәлән, Сыйрышбаш фермасы янында җыелган тиресне былтыр һәм быел җәй чыгардылар, ә Тозлыкушта бу эшне көзен башкардылар.
Туфракны органик ашлама белән ашлауның файдасы гаять зур, моны агроном-белгечләр яхшы белә. Әйтик, һәр хуҗалык бер гектарга кимендә 10 тонна тирес керткән очракта, бу җир участогы өстәмә рәвештә 115-120 килограмм минераль ашламалар (азот, фосфор, калий) ала, дигән сүз. Ул гына да түгел, тирес өч ел дәвамында үзенең тәэсир итү көчен саклап, сиздереп тора, ягъни шул вакытта туфрак уңдырышлы булып кала, уңышны күтәрүгә ярдәм итеп тора — халыкта әйтелгәнчә, “ашланган җир аш бирә”.  Җирнең структурасы уңай якка үзгәрә, туфракның уңдырышлы катламы тотрыклы була, гумус катламы да арта.
Шуны да әйтергә кирәк, быел безнең район басуларына 87659 гектар сөренте җиргә 4710 тонна тәэсир итүче матдәдә минераль ашламалар кертелде. Һәр гектарга исәпләгәндә ул 54,5 килограмм туры килә. Бу – республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Моның өстәвенә чиста пар җирләренә тирес кертү дә туфракның уңдырышлылыгын арттыра. Киләсе елда район авыл хуҗалыгы җирләренә комплекслы агрохимик тикшерүләр үткәреләчәк. Биш елга бер тапкыр бу тикшерүне Уфадагы “Центрагрохим” хезмәте белгечләре аткара. Анда һәр басудан берничә урыннан туфрак өлгесе алына, башкала лабораториясенә җибәрелә. Тулы анализ ясалып беткәч, аларның агрохимик характеристикасы язылган мәгълүматлар кайтачак. Агрономнар, җитәкчеләр өчен ул мәгълүматлар бик тә кирәк. Шул анализдан чыгып басуларга ашлама кертеп, туфракның уңдырышлылыгын саклап кала алачакбыз.
Рәшит Вахитов язып алды.
Просмотров: 740 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск