Муниципаль
район хакимияте, хуҗалык, предприятие, оешмалар җитәкчеләренең Башкортстан дәүләт аграр университетының чыгарылыш курсы студентлары белән очрашуы матур традициягә әверелде. Быелгы очрашуга да университетның конференцияләр залында якташларыбыз – булачак
авыл хуҗалыгы белгечләре бердәм җыелды.
Тәүдә университет ректоры Илдар Исмәгыйль улы Габитовның
чыгышы булды. Ул уку йортында яшь белгечләр әзерләү торышы, алда торган мөhим
бурычлар белән таныштырды. Чакмагышлыларның
белем нигезләрен яхшы үзләштерүләрен дә билгеләп үтте. җавап сүзе белән муниципаль район хакимияте
башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов чыкты. Ул биредә әзерләнгән яшь кадрларга карата үз фикерен әйтте. Хезмәт сөйгән, белемнәрен үз районыбызның
икътисадын ныгытуга багышлаган яшьләр өчен матди hәм әхлакый кызыксындыру чараларын санап үтте. "Туган ягыбызда көтәбез сезне, сәләтле яшьләр”, — диде ул. Университет
тәмамлап,
туган колхозында хезмәт юлын башлаган яшь белгеч Илдар Төхбәтуллинның
чыгышы да фәhемле булды. Илдар, Тозлыкуш урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, БДАУның
биология-технология факультетында зоотехник белеме алды. Ил алдында изге
бурычын үтәп, хәрби хезмәттән кайткач та "Алга”
кооперативын-да эшли башлады. Уку йортында алган белемен ул эшендә оста куллана. Егеткә зур ышаныч күрсәтеп, аны хуҗалык рәисенең
малчылык буенча урынбасары итеп тә куйдылар. Илдарның
исәбе
– сынатмау. Yз чыгышында ул яшь белгечләрне авылга эшкә чакырды: "Эше дә, хөрмәте дә, матди яктан кызыксындыру да
бар. Кайтыгыз, үкенмәссез”.
Муниципаль район хакимияте башлыгының
кадрлар hәм
социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий
Фотеевич Крюковның чыгышы да студентларда зур кызыксыну
уятты.
Талипларга якташлары алып килгән "күчтәнәч”ләр дә бик ошады. Якташларыбызның
күбесе,
мөгаен, үзебезнең районга кайтып, игелекле эшләре белән шатландырыр, Чакмагыш данын
арттыруга үзләренең лаеклы өлешен
кертер, дип ышанабыз.
Шамил Закиров.
Автор фотосы.
|