Понедельник, 29.04.2024, 16:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Март » 14 » Спорттагы казанышларыбыз
08:45
Спорттагы казанышларыбыз

АНТОН КОВАЛЕВ – РУСИЯ ЧЕМПИОНЫ

Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәhәрендә ирекле стильдәге билбау көрәше буенча үткәрелгән Русия чемпионатында мәйдан тотарга спортчылар 25 регионнан җыелды. Башкортстанның җыелма командасы составында Чакмагыштагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче якташыбыз Антон Ковалевның уңышлы чыгышы hәммәбезне сөендерде. 60 килограммга кадәрге үлчәмдә беренчелек яулап, ул Русия чемпионы булды. Бу җиңү якташыбызга илебезнең җыелма командасы составында язны Бишкек шәhәрендә уздырылачак дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирде.

Антонның тренеры – Рөстәм Зыякаевның тынгысыз хезмәте дә билгеләнми калмады: ул Русия Федерациясе Спорт hәм яшьләр сәясәте министрлыгының "Русия чемпионы тәрбияләгән өчен” Дипломы белән бүләкләнде. Антон Ковалевка hәм тренеры Рөстәм Зыякаевка исәнлек-иминлектә яңадан-яңа җиңүләр яулавын телибез.

Мөдәрис Гафаров,

муниципаль район хакимиятенең

 спорт hәм физик культура комитеты рәисе.   

 

Просмотров: 698 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск