Суббота, 04.05.2024, 06:15

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Май » 27 » Матбугат – 2011
09:49
Матбугат – 2011

Гәзит-журналлар – тормыш көзгесе

Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!

Агымдагы елның икенче яртысында матбугат басмаларына  язылу тәмамланып килә: үзәк басмаларга подписка — 16 июньгә, республика гәзит-журналларына – 22 июньгә, район гәзитләренә  24 июньгә кадәр генә дәвам итә. Күп еллар буена яратып алдырган басмаларыгыз белән дуслыкны ныгытып куярга өлгермәгән булсагыз, ашыгырга киңәш итәбез. Аеруча оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсе килә: ведомстволы язылу hәм хезмәткәрләрегезгә хезмәт хакы исәбенә гәзит-журналларга яздыруны да тизләтсәгез hәм тиешле тәртибен җиренә җиткереп башкарсагыз иде: (исемлектә оешмагыз яки предприятиенең тулы атамасы, ИНН/КПП мәгълүматлары дөрес күрсәтелсен, җитәкченең имзасы hәм печать белән ныгытылган булсын иде).  Кул астыгызда эшләүчеләрне рухи азык белән тәэмин итү мөhим-леге турында муниципаль район хакимияте күрсәтмәсендәге саннар төгәл үтәлергә тиешлеген кабатлап торасы юк, ә менә күбрәк басмалар яздыртырга омтылыш хуплана гына.  Гәзит-журналларны еллар үткәч тә кабат-кабат укып була, аларның төпләнмәләрен даими кул астында тоту мөмкинлеге бар. Шулай булгач, яшәешебезне чагылдырган матбугат басмаларыннан аерылмыйк, дуслар! Барыгызны да элемтә бүлекчәләренә, почтамтка килергә яки почтальоннарга hәм урыннардагы матбугат басмалары таратучыларга мөрәҗәгать итәргә чакырабыз, подписка hәркайда чикләнмәгән күләмдә кабул ителә. Рәхим итегез!

Фларида Сәмигуллина,

подписка бүлеге начальнигы.

Просмотров: 673 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск