Вторник, 07.05.2024, 12:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Август » 11 » Халыкның тормышы яхшырсын дип
08:49
Халыкның тормышы яхшырсын дип

Яшәгән җиребезнен төзеклеге һәм матурлыгы өчен

Авыл советы авыл биләмәсе хөкимияте башлыкларынын семинар-киңәшмәсенең соңгысы 7 августа Чакмагыш авыл биләмәсендә үткәрелде. Чарада катнашучылар, программада каралганча, байтак урынында булып, авылларда төзекләндерү торышы белән якыннан таныштылар. Шәхси эшкуарлык үсешенә, халыкны эш белән тәэмин итүгә кагылышлы байтак яңалыклар күрделәр.
Беренче тукталу урыны Чакмагыш кирпеч заводы микрорайонында урынлашкан Радужный урамының 10 санлы йорты алдында булды. Безне, семинарда катнашучыларны, йорт хуҗасы Илдар Шабазов якты йөз белән каршы алды. Кирпечтән салынган ике катлы йорт ерактан үзенең күркәмлеге белән аерылып тора. Илдар Радим улы хәләл җәфете Ирина Рамил кызы белән ике кыз һәм ул үстерәләр. Алар йорт-ихатаны шулчаклы матур итеп бизәгәннәр, андагы һәр нәрсәгә сокланып карап йөрдек. Анда ниләр генә юк! Менә су тегермәне, суы өстән әкрен генә челтерәп ага, ул зур чыгырны әйләндерә. Янәшәдә читәннән эшләнгән ял итү урыны, өстәл өстендә … самавыр тора. Ике яктагы эскәмияләргә утырып рәхәтләнеп чәй эч, ял ит. Арырак агачтан сырлап-бизәп эшләнгән су алу урыны — кое. Мунчасы да, хәтта утын саклану урыны да килешле итеп эшләнгән. Төрле урында төрле төстәге чәчкәләр ихатаны тагын да ямьләп торалар. Уңган-булган хуҗаларның бакчасында помидор, кишер, кәбестә һәм башка яшелчәләр шаулап усеп утыра. Тырышсаң, матурлыкка омтылып  яшәсәң, күңел биреп осталыгыңны салсаң, бәләкәй участокта да шундый ямьлелек тудырып була икән, дип уйлап куйдым. Чакмагыш авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Мохтаруллин Шабазовларның йорт яңы участогы авыл биләмәсендә иң матурлардан һәм үрнәклеләрдән санала дип билгеләде һәм гаилә башлыгына авыл биләмәсенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Юлыбызны Чакмагыш буйлап дәвам итәбез. Урамнар карап торырлык, берсеннән-берсе төзек, матур иркен йортлар төзелеп киткән. Хәзер халык йорт-кураны заманча материаллар кулланып зур да, ныклы һәм матур да итеп төзи, анда уңайлы шартлар булдыра. Кайсына керсәң дә, ниндидер яңалык күрергә мөмкин. Әнә шулай кешеләрнең яшәү сыйфаты елдан ел яхшыра бара.
Игенче авылына юлландык. Ямьле табигать кочагында, урман һәм елга буена сыенып утырган бу авылда да төзек йортлар, чәчкәгә күмелгән ихаталар күренеп кала. Һәркайсының бакчасында яшелчә-җимеш шаулап үсеп утыра.
Янәшәдәге буаны шушы авылның шәхси эшкуары Ринат Насыйбуллин быел яз арендага алган икән. Ринат Мөхтәрулла улы ярдәмчеләре белән буаны һәм аның тирә-ягын тәртиптә тота. Берничә төрле балык үрчетә. Теләгән кеше анда су коена, балык тота ала, әммә бер шарт белән: суны да, буаның тирә ягын да пычратмаска, чүп-чар ташламаска! “Авыл халкы монда килеп рәхәтләнеп ял итсен, сәламәтлеген ныгытсын, аларда яшьтән экологик культура тәрбияләнсен, — бигрәк тә шулар өчен тырышуым”, – ди шәхси эшкуар. Киләчәктә анда махсус су коену, ял итү урыннары ясарга исәбе. Кыскасы, культуралы ял урыны булдыру өчен янып-коеп йөри. Әйткәндәй, буаның суы чип-чиста. 
Янәшәдәге «Акчарлак» балалар савыктыру лагеренда да булдык. Директоры Эдуард Ильяс улы  Каррамов безне балалар тормышы белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Лагерь 1968 елда оештырылган, 7 гектар җир били, экологик яктан чиста урында — урман эчендә урнашкан. Баларга яшәү, төрле занятиеләр үткәрү  өчен биредә бөтен шартлар да булдырылган. Коттедж-өйләрдә бер сменада 120 бала ял итә. Әле өченче сменада ял итүче  кызлар һәм малайлар семинарда катнашучыларга кәгазьдән кисеп үзләре эшләгән кошлар бүләк иттеләр. Спорт белән шөгылләнү өчен дә шартлар булдырылган. Бассейн эшли. Менә дигән ашханә, 12 өй, клуб, китапханә бар. Бу объектлар ел саен район хуҗалыклары һәм предприятиеләре исәбенә ремонтлана тора. Мәсәлән, Ленин исемендәге кооператив-колхоз быел яз бер өйгә евротәрәзәләр куйган. Раил Мохтәруллин балалар савыктыру лагере директоры Эдуард Каррамовка лагерь биләмәсен һәм тирә-ягын яхшы торышта, төзек тотканы өчен Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Җаваплылыгы чикләнгән «Фаворит» җәмгыяте директоры, шәхси эшкуар Вячеслав Сәүбән улы Сәлахов җитәкчелек иткән коллектив белән очрашу да истә калырлык булды. Ул 1999 елда гаиләсе белән Новосибирскидан туган якларына кайткач, шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә башлаган. Тәудә төзелеш материаллары сату, ишек кую һәм ремонтлау кебек эшләрдән башлаган. «Хәзер һәр урында сәүдә өлкәсендә көндәшлек югары. Ниндидер яңалык уйлап табып практикага кертү, җитештерү белән ныклап шөгыльләнергә карар иттем. Һәм менә үткән елда шушы элекке гаражда үз эшемне ачып җибәрдем»,— дип башлады үз сүзен һәм безгә яңа эшнең асылын аңлатып, ә аннары җитештерү цехына алып кереп эш процессын күрсәтеп тә йөрде.
Кыскача итеп әйтсәк, ул кулланыштан чыккан автошиннарны (иске покрышкаларны) җыеп, аны эшкәртеп (ваклап-тураклап), порошок итеп чыгара. Мондый җитештерү цехлары әлегә республикада күп түгел, дүрт кенә урында. Вячеслав Сәлаховның әйтүенчә, әле Русиядә андый иске шиннарның 7 проценты гына эшкәртелә икән. Ул Кытайдан җиһазлар кайтартып корган, кешеләр өчен (әле 5 кеше эшли,  киләчәктә 20 гә җитәчәк, диде) яңа эш урыннары булдырган. Хәзер аена 25-30ар тонна (көненә мең тоннага якын) чимал җитештерелә. Он итеп чыгарылган бу чималдан (ул нигездә Уфага озатыла) күп нәрсә ясарга мөмкин икән. Җитештереү экологик яктан чиста, ул даими тикшерелеп торыла. Бу чималдан резина юл өслеге ясый башлаганнар. Якын киләчәктә брусчатка да эшләячәкләр икән.
Хезмәт хакы вакытында бирелә, социаль пакет каралган. Халыктан да иске покрышкалар җыялар. Эшкуарлык өлкәсендәге активлыгы, яңа эш урыннары булдыру буенча зур эшчәнлеге өчен аңа авыл биләмәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Чакмагыш — Нариман юлы буенда төзелә башлаган мал сую урынын дә карадык. Рәфкать Мәдхәт улы Ахунов мал сую цехын төзү хәстәрлекләре турында сөйләде. Бу юнәлештә эш бара, җиһазлар кайтачак, аңа чаклы 1000 кв. метрга исәпләнгән бина төзеләчәк. Шулай ук экология, чистарту корылмасын төзү һәм башка мәсьәләләр дә хәл ителә. Проект куәте –  тәүдә сменага 10 баш мал сую, аннары аны 20-гә җиткерү. Халыкның малы монда китерелә (аны үзләре ташый), үлчәнә һәм ветеринар яктан тикшерелә. Суеп эшкәртелгәч, итен мал хуҗасы алып китә, яисә шунда калдыра. Үзләрендә 4 төрле ит продукциясе җитештереләчәк. Кыскасы, халык өчен бик тә уңайлы булачак, диелде. Бу цехны ел азагына кадәр төзеп бетереп файдалануга тапшыру бурычы куелган. Җитештерү өлкәсендә актив эшләгәне, инициативасы өчен ул авыл биләмәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Нариманнан берничә чакырым ераклыкта урнашкан басулар янында керәстиян фермер хуҗалыклары башлыклары Фирдәвис Үзбәк улы Ильясов белән Ранис Зиннур улы Шаһабетдинов белән дә очраштык. Алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 

 

 

 

 

 

 

 
Яшелчә, иген, шикәр чөгендере, җитен үстерү, мал асрау буенча уй-фикерләрен җиткерделәр. Басуда Япониядән кайтартылган мини-трактор белән кишер плантациясендә рәт араларын эшкәртү барышын карадык. 
Раил Мөхтәруллин  булдыклы ике фермерга да авыл биләмәсенең Рәхмәт хатын тапшырды , халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү буенча игелекле эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде.
Юлыбыз Чакмагышның төньяк-көнчыгыш ягындагы Бурлы тау аша үтә. Монда яңарак кына ачылган таш чыгару карьерын карадык. Белгечләрнең әйтүенчә, таш карьерында төзелештә, юл салуда иң кирәкле булган вак ташның зур гына запасы бар.
Район үзәгенең каты көнкүреш  калдыклары полигонындагы  хәлләр турында Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы директоры Рамил Камил улы Агиев сөйләде. Сметада каралган 28 миллион сумлык эшнең 19 миллионы үзләштерелгән. Полигонны киләсе елда файдаланырга тапшыру планлаштырыла. Штатта 8 кеше каралган. Киләчәктә биредә чүп-чарны сортларга аеру пункты да булачак.
Бу көнне Чакмагышның ике катлы йортлары янында да булдык, анда тротуарга асфальт салу, территорияне төзекләндерү эшләре барышы белән дә таныштык.
Салават урамы башында урнашкан җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш-сөт” җәмгыяте соңгы тукталышыбыз булды. Предприятие бер сменага 6 тонна сөт эшкәртә. Чималны  Уфага җибәрә. Шул ук вакытта 14 төрле сөт продукциясе җитештерелә һәм үзләренең ике кибетендә сатуга чыгарыла. Коллективта 30 кеше эшли, хезмәт хакы үзвакытында түләнә. Продукцияне эшкәртү, җитештерү һәм упаковкалау, эшнең сыйфаты ныклы контрольдә тотыла. Болар белән безне директор Рафаэль Винер улы Йосыпов таныштырды. Ике предприятие җитәкчесенә дә Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Семинар-киңәшмәгә район мәдәният йортының конференция залында йомгак ясалды. Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Рифкать улы Мөхтәруллин төзекләндерү мәсьәләләренә карата уй-фикерләрен әйтте. Авылларны төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү йөзеннән башкарылган эшләргә тукталды. Узган елда, мәсәлән, район үзәгендәге биләмәләрне тәртиптә тоту өчен аерым участоклар тәгаен йорт хуҗаларына, оешма-предприятиеләргә беркетелсә, быел гомум кулланышта булган юл буйлары, агач полосалары шул рәвешле беркетелгән. Алар барысы да карта-схемага төшерелгән. Бу эшнең уңай нәтиҗәсен дә семинар барышында күрдек. Әйтик, Чакмагышның урау юлы буендагы тополь агачлары өстән киселгән, урман полосасы чистартылган. Рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү буенча зур эш башкарылган. Алар урынына агачлар утыртылган һәм башкалар. Биләмә башлыгы хәл ителәсе проблемаларга да тукталды. Кирпеч заводы микрорайонда яшәүче балаларны мәктәпкә автобуста йөртү, урамнарда юллар төзү, ремонтлау, су белән тәэмин итү, яктылык үткәрү һәм башка мәсьәләләр буенча арытаба күп эшләр башкарасы бар әле. 

Авыл Советы депутатлары – Чакмагыш су белән тәэмин итү предприятиесе директоры Айдар Дамир улы Гайсин һәм Чакмагыш электр хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илдар Әхмәтгадил улы Рәхимов үз округында сайлаучылар мәнфәгатен яклау буенча башкарган депутат эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Экология буенча белгеч Наил Рәшит улы Газизов авыллардан чүп-чарны полигонга үзәкләштерелгән ысул белән чыгару, муниципаль район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча әйдәүче белгече Илдар Тәлгать улы Әрдәширов янгын хәвефсезлеге, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта халыкка хәбәр итү системасын куллану, район ветстанциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалиев районда зооэпидемиологик хәл торышы, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева  мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары — финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов салым җыю мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.
Муниципаль район  хакимияте башлыгы урынбасары —­ Геннадий Фотеевич Крюковның әйтүенчә, төзекләндерү һәм урындагы үзидарәлек органнары вәкаләтләренә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча район семинар-киңәшмәләре киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ә  быелгы  семинарга киләсе елның район сабан туенда йомгак ясалачак, ярышта җиңүчеләр дәртләндереләчәк.
Рәшит Вахитов.
Автор фотолары.

 

Просмотров: 600 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск