Понедельник, 29.04.2024, 16:08

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Март » 9 » Җир шарының илаһи бизәкләре
07:52
Җир шарының илаһи бизәкләре

Берничә көннән ямьле яз аеның беренче бәйрәме булган Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәчәкбез. җир шарында яшәүче барлык халыклар да гүзәл затларыбызны күңел түреннән чыккан иң матур, иң җылы сүзләр әйтеп ихлас тәбрикләячәк.

Безнең хатынкызларыбызның җәмгыятьтә тоткан роле бәhалап бетергесез. Тормышыбызның кайсы гына өлкә-сен алып карасак та, алар бар яклап та үрнәк күрсәтәләр. җитештерү тармагындагы фидакарь хезмәтләре сокла-нырлык. Мәгариф, медицина, социаль хезмәтләндерү, сәүдә hәм җәмәгать туклануы өлкәләрен алардан башка күз алдына китерүе дә кыен. Моннан тыш, күпләр төп хезмәтеннән соң җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт таба.

Сабыйга гомер бирүче, аны җан җылысын өләшеп тәрбияләүче, гаять зур түземлелек күрсәтеп гаилә учагын сүндермичә саклап калучылар да – сез. Ә илнең көче – ныклы гаиләдә. җир йөзендә иң газиз, иң бөек затлар – Аналар булганда кешелекнең киләчәге дә бар. Бала тәрбияләүче анага кадер хөрмәт ничек күрсәтелә, дәүләтнең мәдәниятлелеге hәм имин тормышы дәрәҗәсен шуңа карап билгеләргә була. Игелекләр кылып яшәүче, кешеләргә нур чәчүче, киләчәккә өмет-ышаныч уятучы, җәмгыять-нең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә hәм ныгытуга зур өлеш кертүче хатын-кызларыбызга дан hәм хөрмәт!

Хөрмәтле гүзәл затлар!

Сезне – бөтен матурлыкны hәм назлылыкны үзендә тупланган гүзәл алиhәләрне – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык-куанычларга тулы көннәр, имин тормыш, уңышлар телим!

Риф Йосыпов,

муниципаль район хакимияте башлыгы.

Просмотров: 782 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск