Понедельник, 29.04.2024, 07:00

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Февраль » 28 » Боксчыларыбыз казанышлары
08:18
Боксчыларыбыз казанышлары


ИЛЕБЕЗ РИНГЛАРЫНА ЧЫГАЛАР


Чакмагыштагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең "Чыңгыз” бокс клубында тәрбияләнүче биш егетебезнең гыйнварда Туймазы шәhәрендә 1997-1998 елгылар арасында уздырылган зональ ярышта җиңү яулап кайтуын хәбәр иткән идек инде. ә шушы көннәрдә алар Салават шәhәрендә финалда катнашты. 52 килограммга кадәргеләр арасында Артем Хишрәев бу юлы өченче урын алды. 46га кадәрге авырлыкта Ревинер Шәехов hәм Ленар Рәшитовның чыгышлары да уңыш китерде.  "Якташыбыз, Көсәкәй авылында туып үскән игелекле егет, данлыклы спортчы Рәфит Вәлиев җитәкчелек иткән "Снайпер” спорт-савыктыру комплексында уздырылды әлеге ярыш. Рәфит Рафаэль улы туган районындагы хәлләр белән нык кызыксынды, бездәге спорт үсешенә сөенеч белдерде, чакмагышлыларга кайнар сәламнәрен юллады. Кыска вакытлы әзерлектә катнашуга карамастан, шәкертләрем республика рингларын яулый инде. Тугандаш Татарстан Республикасының Баулы шәhәрендә үткәреләчәк I Халыкара бокс турнирына чакырылдык, бу исә безгә җаваплырак сынау булачак,” – ди боксчылар түгәрәге тренеры Илгиз Ибраhимов.  

Айдар Басыйров

Просмотров: 716 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск