Понедельник, 29.04.2024, 01:02

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Март » 3 » БЕЗНЕҢ ХОККЕЙЧЫЛАР – РЕСПУБЛИКА ЧЕМПИОННАРЫ!
09:37
БЕЗНЕҢ ХОККЕЙЧЫЛАР – РЕСПУБЛИКА ЧЕМПИОННАРЫ!

 

Сергей Гребенников сүзләренә Александра Пахмутова язган "Хоккейны куркаклар гына уйнамас” җырын кечкенәдән яратып тыңлыйм. Көе дә матур, эчтәлеге дә мәгънәле. Урам-ихатадагы туплы хоккей үзенә башка, ә менә боздагы  шайбалы хоккей кырыслыгы белән аерыла: тимераякта шуу осталыгы да, кәшәкә сугу маhирлыгы да кирәк, физик көч янына техника, тактик осталык, елгырлык, тизлек, хәйләкәрлек таләп ителә. Чакмагышның "Строитель” хоккей командасы уенчыларына бу сыйфатларның барысы да хас. Яраткан безнең бу команданың быелгы чыгышлары моңа тагын бер дәлил. 

Башкортстан Республикасының XIX Авыл спорт уеннары кысаларында 26, 27 февральдә Чакмагышта шайбалы хоккей финалы үтте. Зона бәйгеләрендә җиңү яулаган иң көчле җиде команда сынау тотты. Алар ике төркемгә бүленеп уйнады: Балтач, Чишмә hәм безнең Чакмагыш районнары хоккейчылары — беренче мәктәп янындагы мәйданчыкта, Әлшәй, Миякә, Уфа, Дуван районнары вәкилләре —гимназия янындагы мәйданчыкта үзара очрашты. 

Безнең "Строитель” Балтач командасын 8:2, чишмәлеләрне 6:2 исәбенә җиңде. Икенче төркемдә әлшәйлеләргә тиңләшүче табылмады, алардан 5:2 исәбенә җиңелгән миякәлеләр генә лаеклы көндәшлек күрсәтә алды. Бишенче-алтынчы урыннар өчен барган алышта Уфа спортчылары балтачлыларны 5:4 исәбенә отты. өченче-дүртенче урыннарның язмышы хәл ителгәндә чишмәлеләр миякәлеләрне 4:2 исәбенә җиңде. Финалда безнең "Строитель” Әлшәйнең "Дим” командасы белән көч сынашты.

 Чакмагышның ир-егетләрдән төзелгән  "Строитель” җыелма хоккей командасы авыл районнарының республика беренчелегендә быел җиңүче булды, уенчылары зур осталык күрсәтте, какшамас элекке абруйны тагын бер ныгытты. Айдар Камалетдинов (команда капитаны), Эдгар Вәлиев, Альберт Гайсин, Шамил Сәмигуллин, Рөстәм Шәехов, Рөстәм Нәбиев, Айдар Котдусов, Илгиз Ирназаров, Джиралдас Буркаускас, Радик Гобәйдуллин, Илгиз Кәримов, Ринат Исхаков, Рөстәм Зарипов, Эдуард Каникиев, Рөстәм Шакирҗанов, Ленар Шәймөхәммәтов, капка сакчылары Азат Нурдәүләтов, Динар Шәмсетдинов туган якның данын күкрәкләре белән яклады. Саф hавада hәм бәйге барышында алсуланган йөзле көн геройларын көярмәннәр уен тәмамлангач мәйданнан зур алкышлар hәм ихлас соклану хисләре белән озатты. Уеннар барышын тавыш көчәйткечләр аша сәхнә остасы Радик Шәймөхәммәтов hәм хезмәт ветераны Рәсим Зарипов тасвирлап торды.  Бүләкләү тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар hәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков тәбрикләү сүзе белән чыкты. Спорт hәм физик культура буенча комитет рәисе Мөдәрис Гафаров та бәйгечеләргә ихлас теләкләрен җиткерде. Бүләкләрне Геннадий Крюков, һөнәрчелек лицее укытучысы, биатлон буенча спорт мастеры Илгиз Галиуллин, "Чыңгыз” боксчылар клубы тренеры, спорт мастерлыгына кандидат Илгиз Ибраhимов тапшырды. 

 Альберт Каникиев,
85 санлы hөнәрчелек
лицее укытучысы.

 

Просмотров: 1044 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск