Воскресенье, 05.05.2024, 01:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Ноябрь » 8 » 6 ноябрь – Корбан бәйрәме
07:27
6 ноябрь – Корбан бәйрәме
Мөбарәк булсын!
Барлык дин кардәшләребезне, райондашларымны мөселман дөньясында иң кадерле һәм якты, изге бәйрәм – Корбан гаете белән чын күңелдән котлыйм!
Безнең илдә, республикада, шул исәптән районыбызда төрле милләт халыклары, төрле дин тотучылар үзара килешеп, дус-тату яши. Без моның белән чын-чыннан горурланабыз. Үзара татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек безне берләштерә, икътисади һәм социаль, рухи-мәдәни өлкәләрдә дә яңадан-яңа уңышларга әйди, яшәешебезне мәгънәле итә. Тормышыбыз ышанычлы адымнар белән алга таба барган саен дини конфессияләрнең дә активлыгы арта. Рухи кыйммәтләрне ныгыту буенча зур эшләр башкарыла. Районыбызда яңа мәчетләр сафка басуы, кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең дини гореф-гадәтләрне үзләштерергә омтылуы сөенечле хәл. Үткән тарихыбызны, йолаларыбызны белергә теләү һәм үтәү шатлыклы. Барыбызга да дуслыкның һәм туганлыкның кадерен белеп яшәргә язсын. 
Бу изге бәйрәм һәркайсыбызның күңелен тагын да баетсын, иман нурлары өстәсен, изге гамәлләр тормышыбызны ямьләсен. Һәр гаиләгә иминлек, бәхет, бәрәкәт китерсен.
Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Просмотров: 712 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск