Понедельник, 29.04.2024, 14:55

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Март » 10 » Профсоюз оешмаларында
09:38
Профсоюз оешмаларында

Конкурста җиңеп чыктылар

Муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Фәдис Гыйлемҗан улы Бикмөхәммәтов җитәкчелек иткән профсоюз комитетының эшчәнлеге күпкырлы. Район оешмасы 24 башлангыч оешманы берләштерә. Профсоюз әгъзаларының хокукларын яклау, коллектив килешүнең үтәлешен контрольдә тоту, хезмәтне саклау, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү һәм коллектив тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр профком эшчәнлегенең төп игътибар үзәгендә тора. Дәүләт бәйрәмнәрен билгеләүдә һәм хезмәт ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтүдә дә алар актив катнашалар. Профсоюз оешмасында физкультура һәм спорт һәрчак почетта. Сәламәт яшәү рәвеше хәрәкәтенә елдан-ел күбрәк кеше җәлеп ителә. Бу юнәлештә күп чаралар үткәрелә, төрле ярышлар оештырыла. Әнә шундыйларның берсе – 25 февральдә Уфада Ватанны саклаучылар көненә багышлап тармак профсоюзы әгъзалары арасында үткәрелгән балалар спартакиадасында катнашуаеруча истәлекле булды. Республиканың 54 районыннан бик күп яшь спортчылар, профсоюз әгъзалары чаңгы спорты буенча үзара көч сынашты. Безнең район оешмасыннан анда Альбина һәм Александр Сайдяковлар, Оксана Макарова, Резеда Кәбирова, Рөстәм Такиянузов һәм Данил Кинҗәкәев катнашты. Әйтергә кирәк, бу бәйгеләрдә алар уңышлы чыгыш ясады. Гомум команда беренчелегендә дүртенче урынны алдылар. Ә Юмаш урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Александр Сайдяков, дистанциядә иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, беренче урынга лаек булды.

Рәшит Ганиев.

 

 

Просмотров: 871 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск