Четверг, 28.03.2024, 18:34

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 18 » Келәмгә чыкты батырлар
09:40
Келәмгә чыкты батырлар
"Олимпияче” спорт-савыктыру комплексында апрель көннәрендә көрәш буенча республика ярышлары үтте. Бу күмәк спорт бәйгесендә Учалы, Мәләвез, Дүртөйле, Туймазы, Баймак, Ишембай шәһәрләре, Стәрлебаш, Миякә, Кушнаренко, Стәрлетамак, Бөрҗән, Гафури, Куергазы, Кырмыскалы, Илеш, Борай, Шаран, Нуриман, Аскын, Федоровка, Бакалы, Габҗәлил, Кыйгы, Тәтешле, Балтач, Авыргазы, Архангель, Зилаер, Салават, Әлшәй һәм Чакмагыш районнары батырлары көч сынашты. 
Көрәш мәйданы көчлеләрне җыйды. Бил бирмәс баһадирларның  алышы киеренке  барды. Һәркем җиңүгә омтылды. Әмма ярышта җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була.
Районнар спортчылары арасында чакмагышлылар беренче, Әлшәй батырлары икенче, федоровкалылар призлы өченче урынны яулады. Шәһәрләрдән килгән көрәшчеләр арасында беренчелекне мәләвезлеләр алды. Баймак спортчылары – икенче, дүртөйлелеләр өченче урынга  чыкты.
60кг авырлыкка кадәрге көрәшчеләр арасында 1 урынны Чакмагыш батыры Айдар Кодаяров алды. 70 кг кадәр авырлыкта безнең Булат Бүләков 3 урынны яулады. 90 кг кадәр авырлык үлчәмендә баһадир көрәшчеләребез Рөстәм Исламов (1  урын) һәм Илнур Галишин (2 урын), 90 кг кадәргеләр һәм югарыраклар арасында Илнур Гомәров призлы 2 урынны яулады. Киләчәктә дә якташларыбызга сынатмыйча,  яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.
Шамил Закиров.

Просмотров: 564 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск